Хезмәт

Тукмашып та карыйлар...

Балтач район спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов кул астында шөгыльләнүче малайлар-кызлар кая гына барып тукмашып кайтмыйлар.

Реклама

Каратэ-кекусинкай буенча республикабызның Әлки районы беренчелегенә барып, 10-11 яшьлекләр арасында 35 килограммда гимназиядән Якуб Зарипов, 12-13 яшьлекләр арасында Бөрбаштан Марат Гарифуллин чемпион булып танылдылар. Ә менә 10-13 яшьлек кызлар арасында Бөрбаштан Алия Абдрахманова өченче булды. Казан шәһәренең 6-13 яшьлек балалар арасында узган ачык беренчелегендә дә безнекеләр матур күрсәткечләр белән кайттылар. Күрсәттеләр күрмәгәннәрен Балтачтан бертуган Зариповлар, Салих 6-7 яшьлекләр арасында, Якуб исә 11-13 яшьлекләр арасында чемпион булдылар. Афәрин, балалар!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: