Хезмәт

Туплы хоккей

Мартның тәүге көннәрендә Норма авылында мөселман балалары арасында Балтач мөхтәси-бәте кубогына туплы хоккей ярышлары узды.

Норма, Кариле, Шубан, Карадуган, Борнак, Бөрбаш, Балтач командалары арасыннан беренчелекне Шубан, икенчелекне Карадуган, өченче урынны Борнак егетләре яулады. Җирле командаларга истәлекле бүләкләр һәм медальләр тапшырылды. Илдан Әхмәтханов (Борнак), Хәсән Хәйруллин (Карадуган), Рәмзил Хәсибуллин (Шубан) - «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булдылар. «Иң яшь уенчы» дип Карадуганнан Вахит Зыятдинов табылды. Ярышны уздыруда шәхси эшмәкәр Рифат Зарипов иганәчелек ярдәме күрсәтте.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: