Тырышлык нәтиҗәсе
Мәктәп яшендәге укучылар арасында район данын яклап спорт ярышларында республика, ил күләмнәрендә чыгыш ясаучылар елдан-ел артып тора.
Мәсәлән, Куныр урта мәктәбе укучыларының спортка тартылуы, мөгаен, коллективта Ленар Билсур улы Саттаров кебек үз эшенең чын остасы булган физик тәрбия укытучысы хезмәт куюдан да киләдер. Ул дистә еллар дәверендә инде ничәмә-ничә буын балада сәламәт яшәү рәвешенә карата ихтирам һәм мәхәббәт уята алган. Тренер буларак ул әзерләгән укучылар ярышларда призлы урыннар, күкрәк тулы медальләр, Дипломнар белән генә бүләкләнеп калмыйча, мәктәп чорында ук төрле төрләрдә спорт мастерлыгына кандидат исемен алуга ирешәләр. 8нче сыйныф укучысы Әдилә Хафизова район, республика һәм Рәсәй күләмендә туризм, армспорт буенча узган спорт ярышларында алдынгы призлы урыннар яулаганы өчен «Спорт мастерлыгына кандидат» дигән мактаулы исемгә лаек булды (рәсемдә). Аның соңгы елларда гына да төрле дәрәҗәдәге 11 призлы урыны бар. Әдилә спортта гына түгел, укуда да сынатмый. Әти-әнисенә һәр эштә ярдәмче, сыйныфташларына чын дус ул. Шулай ук Гөлинә Бариева, Илсаф Фәсхетдинов кебек укучылар да Куныр мәктәбенең горурлыгы. Мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй «Президент ярышлары» бәйгесендә республиканың финал этабында Гөлинә инша буенча, Илсаф өстәл теннисы ярышында (II урын) катнашып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнәләр. Куныр мәктәбенең җыелма командасы да ел дәвамында әлеге дәрәҗәле бәйгедә көчләрен сынап, төрле төрдәге ярышларда күп тапкырлар «Авыл мәктәпләре» номинациясендә мактаулы урыннарга ирешә. Кунырлыларга яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз. Авылларда шундый яшьләр үсүе мөгаллимнәрнең дә, әти-әниләрнең дә зур тырышлык нәтиҗәсе.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.2500
-
23 май 2022 - 18:46Уңышлар бер генә түгел, берничә! (+бик күп фото) Узган атнаны Балтач гимназиясе район мәдәният үзәгендә хисап концерты куйды.7900
-
23 май 2022 - 17:21"Җан авазын ишегез", ди авыл халкы (+фото) Май ае - эш вакыты, күпме чүп җыелды. Һәм шушы чүпләр барысы да урамда өелеп яталар, чөнки мусоровоз бу урамга инде 1 ай чыга алмый!9501
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31300
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.68801
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.47601
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.39401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика