Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Укучылар да бадминтон ярышларында көч сынашты

Укучыларның каникул көннәрендә "Балтач" универсаль спорт залында балалар арасында бадминтон ярышлары булып узды. Ярышларда бадминтон уенын аеруча үз иткән район үзәге, Субаш мәктәпләреннән укучылар көч сынашты.

2000-02 елгы кызлар арасында Субаштан Оксана Романова һәм Азалия Хәбибуллина, Балтачтан Энҗе Гыйльмуллина җиңү яуладылар. Шул ук елгы малайлар арасында гимназиядән Азат Мортазин һәм Рафаэль Гарифуллин, Субаштан Илшат Хәбиев җиңүче булдылар.
2003-04 елгылар арасында призлы урыннарны Миләүшә Фролова /Субаш/ һәм Данил Бариев /гимназия/, Нәргизә Муртазина /гимназия/һәм Вилдан Николаев /Субаш/, Алина Ильина /Субаш/ һәм Ислам Хәбибуллин /гимназия/ яуладылар.
2005-06 елгылар арасында җиңүче титулына Азалия һәм Азат Мөхәммәтгалиевлар /Балтач мәктәбеннән/, Татьяна Иванова һәм Илфир Иванов, Азалия Хәкимова һәм Дилүс Нурмөхәммәтов /барысы да Субаштан/ ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250