Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Унбишенче бәйге

Безнең Балтачта балаларның сагынып көтеп ала торган бәйгесенә әйләнде бу «Бертуган Әхмәдиевлар» призы. Көтәрлек тә шул. Балаларга бирелә торган медальләре генә дә ни тора! Ул медальләрне Рәсәйкүләм ярышларда гына бирәләр. Күчмә кубок та тора бара агачтан бәллүргә әверелде.

Ул көнне бистәбезнең «Хыял» яшьләр үзәге үзенә 12 мәктәптән 1996нчы елда һәм аннан соң туган 98 көрәшчене җыйган иде. Ярышларны ачарга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев үз чыгышында бу турыда ассызыклап узды. «Кемнәргә ничектер, минем үземә бу бәйге районыбызның иң зур чемпионаты кебек тоела. Балаларның йөзләреннән үк бәйгенең дәрәҗәсе күренеп тора. Барыгызга да бары тик сөенеч белән генә кайтып китәргә язсын», - дип тәмамлады ул чыгышын. Балаларны котларга килгән район спорт бүлеге мөдире Р.Заһидуллин, ярышларның иганәчесе -РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиев чыгышлары да балалар күңеленә сары май булып яткандыр, минемчә. Ә инде иң сөенечлесе шул, бернинди имгәнүләрсез, шау-шусыз, Балтач мәктәбе үзешчәннәренең җырлы-биюле тамашасы белән узып китте быелгы унбишенче бәйге. Ләкин Фәрит абыйларының күңелендә генә бер төер калган. «Нинди күп балалы Балтач мәктәбеннән 3 көрәшче, Балтач гимназиясеннән бер көрәшче дә булмавын мин бик авыр кичерәм, - диде ул ярышлар барышында. - Югыйсә, аларның бу ярышларга хәтта икешәр команда кую мөмкинлеге дә бар иде, бик начар. Әнә бит, теге егетне генә күрегез әле!» Малмыж каласыннан Яңгулга - атказанган спорт остасы Ранил Габдрахмановка атна саен әтисе белән менеп, шөгыльләнүче Айрат Хәйруллин турында сөйләве икән. Даими шөгыльләнүнең нәтиҗәсе дә күз алдында. Алдагы ярышларда призлы урыннар белән генә канәгатьләнгән егетебез бу бәйгенең чемпионы булып танылды. Менә кемнән үрнәк аласы! Бүләкләргә дә бай булды бу бәйге. Соңгы вакытта көрәшкә игътибарны арттырган Чепья, Түнтәр, Куныр мәктәпләре китапханәләре «Без көрәшче халык» китабының икенче томы белән бүләкләнде. «Водстрой» җәмгыяте җитәкчесе Рифат Закиров белән шушы ук оешмадан Таһир Минһаҗевның акчалата бүләкләре Чепьядан Илназ Миңнемуллин белән Яңгулдан Илдан Әхм-әтхановларга тапшырылды. Олы рәхмәт сезгә иганәчеләр, зур рәхмәт сезгә мөхтәрәм Фаил, Фәрит, Марат, Наил Әхмәдиевлар! Ел саен сезгә шулай балаларны сөендереп торырга насыйп булсын.
Чемпионнарыбыз булып түбәндәге укучыларыбыз танылды:
Рафил Вафин (Норма - 29 кг.), Фәнис Кәбиров (Арбор - 32 кг.), Максим Прокопьев (Чепья - 36 кг.), Хәйдәр Яһудин (Арбор -40 кг.), Булат Һадиев (Арбор -43 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул - 46 кг.), Дилүс Нуриев (Норма - 50 кг.), Максим Максимов (Чепья - 55 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул - 60 кг.), Дилүс Рамазанов (Түнтәр - 65 кг.), Рифат Сибәгатуллин (Норма - 70 кг.), Рөстәм Рамазанов (Яңгул - авыр үлчәүдә). Бәллүр кубок 13нче мәртәбә Нормага китте. Икенче урынны - Яңгул, өченчелекне Чепья көрәшчеләре яулады.
Рәсемдә: җиңүчеләр, оештыручылар, иганәчеләр.
Н.СӘМИГУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250