Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ура! Зәйнәбебез чемпион! Котлыйбыз!

Бу көннәрдә Казанда Олимпия чемпионнары - XI Александр Попов Кубогына Халыкара балалар уеннары үтә.

Ярышларда Россиянең 60 регионыннан, шулай ук БДБ һәм Европа илләреннән (Германия, Италия, Сербия һәм башкалар) 1600 яшь спортчы катнаша. Моннан тыш, 30 Олимпия чемпионы, Олимпиада призерлары һәм дөнья чемпионнары яшь спортчылар өчен уникаль мастер-класслар уздыра.

Чаңгы ярышларында райондашыбыз, Балтач гимназиясенең алдынгы укучысы, күпсанлы ярышларда зур җиңүләр яулаган,  спорт мастерына кандидат Зәйнәб Нигъмәтҗанова да катнашты. Һәм ничек кенә катнашты әле. Казан шәһәрендә узган Халыкара балалар уеннарының чаңгы ярышы буенча чемпионы булды. Зәйнәб ярышларның беренче минутларыннан ук лидерлыкны бирмәде һәм көндәшләрен 11 секунд белән отты. Комментаторлар  билгеләп узганча, бу алдан ук кем җиңәсе билгеле булган беренче финал булды.

 Котлыйбыз сине, Зәйнәб. Тырышлыгың, масатчанлыгың сине тагын бер кат иң яхшысы булуыңны раслады. Зәйнәбнең тренеры Рәлиф Әскаров, әти-әнисе Рамил һәм Алсуның да әлеге җиңүдә өлешләре зур булуын онытырга ярамый. Уртак җиңү, уртак шатлыклар белән сезне!

Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев