Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ут чыкты келәмнәрдән...

Елның-елында төрле кыенлыклар, авырлыклар белән оештырылган ярышларның быелгысын уздыру өчен әлләни мәшәкатьләнергә дә туры килмәде. «Бүтән уздыра алмам инде мин бу турнирны», дип йөргән аның баш иганәчесе, татар милли көрәше буенча РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин да ярышлар буласы көнне әйтүгә, энтузиазм белән хәзерлек эшләренә алынды.

Фикердәшләр, дуслар да табылды. Беренчеләрдән булып «Татарстан» җәмгыятенең яңа рәисе Айнур Нотфуллин ярдәм кулы сузды. Бөрбаштан һәм Балтачтан шәхси эшмәкәрләр Рөстәм Вәлиев, Фәнис Шәрипов, Балтач кулланучылар җәмгыятенең яңа рәисе, заманында Рафис белән үзе дә бил алышып йөргән Хәертдин Шәйхетдинов ярдәмгә килде. Урамда торган 30 градус салкынлык та комачауламады ярышларны уздырырга, киресенчә, батырның туган төбәге - Салавыч авылы спорткомплексындагы келәмнәрдә 30 градус эсселек булды. Моңа «ут» күршеләребез булган Саба егетләренең килүе дә зур сәбәпче булды, минемчә.
Районыбызның иң зур авылларының берсе булган Салавычның беренче спорт остасы, заманында республикада иң танылган алып батырларының берсе - Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призына уза торган татарча көрәш ярышлары бу юлы яшь көрәшчеләребезне ишекләрен киң ачып каршы алды. Җыр-музыка, балаларның шат авазы... Менә алар марш астында залга узалар. Балаларны котларга дип килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Зәкиев, район спорт оешмасы җитәкчесе Р.Заһидуллин, «Татарстан» җәмгыяте рәисе А.Нотфуллин, район көрәш федерациясе рәисе Ф.Әхмәдиев балаларга күңелләрендә булган изге уй-фикерләрен җиткерделәр. Истәлекле вакыйгаларга да бай булды узып баручы ел. Беренчеләрдән, районда иң беренче булып Фәрит Әхмәдиевның спорт остасы исемен алуына 40 ел тулган. Арбордан Ринатыбыз атказанган спорт остасы булды. Борнактан яшь егетебез Ирек Әхмәтханов Россия беренчелегендә Киров өлкәсе татарларының данын яклап, икенче призлы урынга чыкты. Һәм татар милли көрәшен үз иткән бер милләттәшебезгә - күрше Малмыж районының Чавал производство-тәҗрибә хуҗалыгы рәисе Зиннәтулла Хәйруллинга федерациябезнең күкрәк билгесе тапшырылды. Бу билге шулай ук Рафиска да тагылды. Турнирның монысы да гадәттәгечә дустанә, бик матур шартларда узды. Саба егетләре дә яхшы көрәште. Бигрәк тә 45 килограммда бил алышкан Фәнзил Миңмуллин үзенең матур көрәше белән яшьтәшләренең ихтирамын казанды. Шундый ук матур көрәшне 40 килограмм үлчәү авырлыгында Ордан Ринас Шәрифуллин, Чепьядан Булат Һадиев, Борнактан Илдан Әхмәтханов күрсәтте. Шулай да «Татарстан» җәмгыяте рәисе Айнурның, Рафис һәм Фәрит әфәнделәрнең махсус бүләкләре Салавычтан Дилүс Сабиров һәм Рәсим Хисамиев, Борнактан Ирек Әхмәтхановларга эләкте. Ә менә бу турнирның иң зур сенсациясе бу ярышлар тарихында Салавыч егетләренең икенче призлы урынны яулавы булды. Күңел биреп шөгыльләнсәң була икән бит. Беренчелекне янә Яңгул егетләре яулады. Өченче призлы урында тагын удмурт егетләре - чепьялылар. Инде турнирның чемпионнары белән таныштырып узам. Ринас Шәрифуллин (Шеңшеңәр мәктәбе, 40 кг.), Фәнзил Миңмуллин (Саба, 45 кг.), Булат Һадиев (Чепья, 50 кг.), Илдан Әхмәтханов (55 кг.), Ирек Әхмәтханов (60 кг.), Дилүс Рамазанов (Түнтәр, 65 кг.), Рәис Низамиев (Чепья, 70 кг.), Радик Габдуллин (Шеңшеңәр, 75 кг.), Дилүс Сабиров (Салавыч, авыр үлчәүдә).

Рәсемдә: ярышларның ачылу тантанасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250