Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Утырып уйлар чак җитте (+фоторепортаж)

Шушы көннәрдә район советының кече залында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин көрәшчеләрне үзенә җыйды, тәбрикләде, хөрмәтен белдерде.

Ирешкән уңышлар, алда торган бурычлар, килеп туган проблемалар, аларны район җитәкчелеге югарылыгында хәл итү – очрашуда әнә шул хакта сөйләшенде.

Данлыклы көрәшче, Яңгул авылы егете Ранил Габдрахманов район көрәшчеләре исеменнән сүз алып, район җитәкчелегенә рәхмәтен һәм дә фикер-тәкъдимнәрен белдергәндә борчыган мәсьәләгә дә тукталды:

– Яшь буынны көрәшкә тартуда кайчак безгә укытучыларның, әти-әниләрнең аңлавы җитеп бетми, – диде ул. – Дөрес, без дә аңлыйбыз, дәресләре кала, имгәнүләре бар. Әмма хәзер татарча көрәшкә яңа кагыйдәләр кертелде, Тимирязев исемендәге җәмгыять призына үткән көрәш әнә шул кагыйдәләргә нигезләнеп узды һәм аны килгән тамашачы күрде. Бәлки шуннан соң данлы көрәшкә караш үзгәрер.

Бу мәсьәләгә район башлыгы да игътибар итте, көрәшнең тәрбияви әһәмиятен әлеге спорт төренә карата булган мөнәсәбәте аша белдерде:

– Көрәшкә йөргән баланың кечкенәдән үк характеры формалаша, – ди Рамил Рәшитович. – Алар ихтыярлы, үзфикерле, алга омтылучан, максатчан, тәрбияле булып үсәләр.

Хәзерге әти-әнинең баласын өметле спорт түгәрәкләренә йөртергә тырышуы да аңлашыла, әйтик, кул көрәше белән бик нык шөгыльләнгән, җиңүләрдә призлы урыннар алган бала мәктәп партасы артында ук спорт мастеры исемен ала, әлеге спорт төре аны дөнья аренасына алып чыга, яшь спортчы төрле шәһәрләрне күрә, чит илгә дә бару мөмкинлеге бар.

Алда – Татарстан беренчелеге. Көрәшчеләр әйтмешли, утырып уйлар чак җитте, утырып уйламыйча булмый. Ничек тә тырышырга, сер бирмәскә, район данын якларга кирәк. Тик көрәшнең яшәеше һәм бәйгеләргә хәзерлек өчен җирлекләрдә шартлар тудырылуы да мөһим бит әле. Җирлек башлыгы оештыру мәсьәләсендә янып-көеп йөрсә, хуҗалык җитәкчеләре матди яктан булышмый калмас, анысы. Бу уңайдан мәшһүр көрәшче Айдар Хәйретдинов “Кызыл юл” җәмгыяте җитәкчелегенең яшь көрәшчеләргә карата булган мөнәсәбәтен хуплап-мактап телгә алды.

Чәй өстәле артында узган җылы, ихлас сөйләшү көрәшчеләрне яңа җиңүләргә рухландыргандыр, шәт һәм без моны алдагы мәртәбәле бәйгеләрдә күрербез, иншалла.
 

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш