Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Узган ел өченче урын, ә быел унбишенче (фото)

«Ватаным Татарстан» газетасының ярты гасырдан артык тарихы булган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш ярышлары быел да Зәй шәһәрендә зур оешканлык белән узып китте.

Республикабызның төрле төбәкләреннән һәм күрше республикалардан 400гә якын көрәшче ике көн буена бил алышып,үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Узган елгы ярышларда командабыз өченче призлы урында булса, быел исә 15нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Югыйсә, хәзерлегебез дә бар иде. Нишлисең бит, көрәш шундый инде ул. Берничек тә, бернәрсәгә дә гарантия биреп булмый. Шулай да, шәхси беренчелектә күңелгә җылы бирүче мизгелләребез күп булды. 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Лаеш районы өчен бил алышкан Нурфат Шәфигуллин һәм командабызның пәһлеваны Фердинанд Вәлиев өченче, 85 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышкан атказанган спорт остабыз Ринат Хәйретдинов икенче булдылар. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250