Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Вакыты белән артык кырыс, әмма башкача була да алмый

Җиңүләр артында ниләр яшеренгән? Бух акта Рәдиф Сөләйманов яхшы белә

Районыбызда спорт дөньясында укучылары белән һәрвакыт янәшәдә булган, авыр минутларда ярдәм иткән һәм уңышларга дәртләндерә алган остазлар бик күп. Шуларның берсе – Куныр урта мәктәбе базасында волейбол тренеры булып эшләүче Рәдиф Сөләйманов. Үзе тәрбияләгән балаларның уңышлары һәм казанышлары – аның өчен иң кадерле бүләк. Җиңүләргә ирешү өчен нинди юлдан барырга кирәклеген дә ул яхшы белә.
Тренерның ирешкщн ужышлары биһисап, әмма ул алар хакында күкрәк кагып мактанмый.
Кечкенәдән тырыш хезмәт белән үскән Рәдиф балачактан спортны үз итә. Мәктәп елларында гел волейбол ярышларында катнаша торган була. Студент елларында да спортны ташламый егет. Мәктәпкә укытырга кайткан бирле яраткан шөгыленнән аерылмый. Инде ничә буын волейболчылар тәрбияләде Рәдиф абый.
– Бик тырыш, үҗәт, башлаган эшен бервакытта да ташламый торган, һәр эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше инде Рәдиф, – диләр тренерлар да аның хакында.
Вакыты белән артык кырыс булса да, спортта башкача була да алмый кебек. Ни генә дисәң дә, җиңүләр артында күпме йокысыз төннәр, озакка сузылган тренировкалар яшеренә. Шулар барәбәренә спортчыларда нык хакрактер тәрбияләнә.
Спортта бит бары соңгы нәтиҗә генә татлы, анысы да җиңү булса гына. Рәдиф Вәлиуллович кул астында шөгыльләнгән егетләрнең берсе дә алдарга ирек бирмәс, үз үрнәгендә бик күп волейбол осталары тәрбиләде ул. Үзе күп белгәнгә, шәкертләреннән дә шуны таләп итә. Бүген инде яңа буын үсеп килә. Матур нәтиҗәләргә ирешү дәвам итә. Данлыклы тренерның исеме волейбол дөньясында һәрчак горур яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт