Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Васыйл варислары

Татар милли көрәшенә районыбызда гына түгел, республикабызда нигез салучыларның берсе булган Васыйл Габделхәй улы Гарифуллинны безнең онытырга хакыбыз юк.

Әнә шулай дип, башлады үз чыгышын РСФСРның спорт остасы, район көрәш федераөиясе рәисе Фәрит Әхмәдиев. Бер минутлык тынлык белән искә алды легендар көрәшчебезе, остазыбызны зал. Торган саен дәрәҗәсе арта гына бу ярышларның. Быелгы ярышларга да районыбызның 12 мәктәбеннән 97 көрәшче килгән иде. Караңгы төнгә хәтле барыр дип, хәтта көрәшү вакытын да бер минутка кыскартырга туры килде. Мәрхүм турында истәлекләр дә күбәйгән. Район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Норма һәм спорт мәктәбе директорлары Габделфәрт Хаҗиев, Эмиль Гарипов, «Хезмәт» газетасы баш редакторы Вакыйф Зәкиев үз истәлекләре белән уртаклашып, балаларга келәмдә җиңүләр теләделәр. Келәмдә көрәш кызганнан-кыза торды. Бик нык йөгерергә туры килде шәфкать туташы Әлфиягә. Нормадан Рәмис Борхановка, хәтта, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга туры килде. Аягы сынган булып чыкты, егетебезнең. Нишлисең бит, батыр ярасыз да тормый.
Иганәчеләребезнең бүләкләре дә бик мулдан булып чыкты. Заманында мәрхүм түгәрәгенә йөреп көрәштә зур чыныгу алган Миннегали Шакиров өч егеткә дип, Наил абый Шакиров, Балтачтан Вакыйф Зәкиев, Фагыйль Шәфигуллин, Васыйл абыйның гаиләсе, көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев махсус бүләкләр белән килгәннәр иде. 12 үлчәү авырлыгында җиңүчеләрнең барысына да акчалата бүләкләр, дәрәҗәле медальләр, кыйммәтле кубок. Күңел биреп,көрәш кенә.... Бүләкләрне тапшыру тантанасы үзе генә дә ярты сәгатькә сузылды. Чамаларга була... Кыскасы, Нормадан Рәмис Борхановка, Рамазан Вафинга, Адел Фазылҗановка, Кунырдан Рүзәл Саттаровка, Чепьядан Иван Прокопьевка, Смәелдән Илнур Шәмсетдиновка эләкте ул бүләкләр." Бертуган Шакировлар, Артем Шәрәфетдинов, Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Фәрит Гыйрфанов нык ярдәм иттеләр",- диде куанычын яшермичә, Наил Гарифуллин. Чыннанда, нык кулларда көрәшебез. Менә, тиздән Сабантуйлар. Без бу егетләребезне мәйданнарыбызда күреп тагын бер куанырбыз әле.

Менә алар турнирның чемпионнары: Айнур Әсхәдуллин /Яңгул - 28 кг/, Нурсил Сабиров /Норма - 32 кг/, Илназ Мифтахов /Чепья - 36 кг/, Руфил Хәбибуллин /Яңгул - 40 кг/, Нияз Нуретдинов /Бөрбаш - 43 кг/, Рүзәл Фәхретдинов /Бөрбаш - 46 кг/, Самат Мөҗипов /Норма - 50 кг/, Ислам Галимов /Арбор - 55 кг/, Айрат Габидуллин /Кенә - 60 кг/, Илназ Минмуллин /Чепья - 65 кг/, Илнар Муллахмәтов /Яңгул - 70 кг/, Диншат Гарифуллин /Куныр - авыр үлчәүдә/.

Яңгуллылар гомуми зачетта янә беренче булдылар. Икенче өченче урыннарга Норма, Чепья көрәшчеләре лаек булды. Нигездә, ел дәвамында кискен көрәш шушы команда көрәшчеләре арасында барды да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250