Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Волейбол авылыбызны таныткан спорт төре һәм аның дәвамы безнең яшьләр кулында!" (+фото)

Авылыбызда 23нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаенна, "Якты Юл" җәмгыяте призына ир-атлар арасында волейбол ярышлары үткәрелде.

Җәмгыять рәисе Зиннур Әсхадуллин ярышларда катнашучыларны, җанатарларны бәйрәм белән котлап, ярышларның яшьләр өчен авыл җирлекләрендә кирәк булуын ассызыклап, җәрәхәтсез, матур уеннар теләп, турнирыбызны ачык дип белдерде. 
Ярышларда 3 авылдан 5 команда көч сынашты. Куныр, Шода, Пыжмара яшьләре үзара көчлеләрне ачыкларга җиңү дәрте белән янды.
Уеннарның кискен, алдан җиңүчене прогназлап булмавын, инде беренче уеннан үк әйтергә була иде. Шода һәм Куныр яшьләре җиңүчене 3нче партиядә генә билгели алды. Куныр яшьләре 3нче партияне җиңеп бетерә алмый Шода командасын.
Икенче уенда мәктәп командасы партия башында зур каршылыклар күрсәткән Пыжмара командасын 2:0 исәбе белән җиңә. Җирәбә бәхете Куныр студентларына тиде, алар бу кругта так калып, финал уеннарына чыкты, 3 команда үзара урыннарны билгеләде.
Кунырның студентлар командасы башта Шода командасын 2:0 исәбе, ә кискен уенда 3 партиядә мәктәп командасын җиңеп, ярышларның җиңүчеләр булдылар.
2нче урын өчен уенда Шода яшьләре мәктәп командасы җиңеп чыкты. Һәр уен шау-шу, сөенечле-көенечле мизгелләр, матур комбинацияләр, зур эмоцияләр, бер-берсен поддержкага кереп, көчле рухта үтте.
Турнирның иң яхшы уенчысы итеп Сөләйманов Ислам, ә иң яшь уенчы итеп Сәгытдинов Ренат билгеләнде.
Спортчылар ярышларны оештыруда ярдәм иткән  "Якты юл" хуҗалыгына һәм аның рәисе Зиннур Нурлыҗан улына, диплом медаль алуда булышкан, көчен куйган егетләребезгә, катнашучы спортчыларга, килгән кунакларга рәхмәт  белдерә.
Бу ярышларның традицион рәвештә дәвам итүен теләп калабыз. Волейбол авылыбызны таныткан спорт төре һәм аның дәвамы безнең яшьләр кулында.

Нияз Гарипов

Куныр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев