Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Волейбол уеннары бар куәтенә дәвам итә (фото).

Яшь волейболчыларыбыз өчен каникул көннәре чын спорт бәйрәменә әверелде дисәк тә ялгыш булмас. "Балтач" унивесаль спорт залында берьюлы ике район беренчелеге булып узды.

Беренчесе аның 2003-2004 елгы балалар арасында булды. Шунысы гына бар, уйнарга теләк белдергән малайларыбыз күп булса, кызларыбыз арасында уйнарга ике генә команда теләк белдерде. Җиңүчеләр булып Кенә, Шубан, Яңгул мәктәпләре уенчылары танылса, кызлар арасында яңгуллылар бөрбашлыларга карата өстен булып чыктылар.
Традициябезне югалтмыйча иң яхшы уенчыларны, тренерларны да бүләкләп уздык. Алар Яңгулдан Диләрә Хәйруллина белән Ринат Гарипов Шубаннан Рүзәл Шәйхетдинов һәм Кенәдән Фәнил Ибраһимов булдылар.
Икенчесе 1997 елда һәм аннан соңгы елларда туган егетләр-кызлар арасында барды. Менә бу ярышларга исә 10 мәктәптән 16 команда килгән иде. Ну, уйнап та карадылар инде, үзләре. Иртәнге 9 да башланган ярышлар кичке сәгать 8 дә генә тәмамланды.
Кискен уеннар нәтиҗәсендә егетләр арасында Кече Лызи, Куныр, Шубан мәктәпләре уенчылары җиңеп чыкса, кызлар арасында Куныр, Кенә, Балтач мәктәпләре уенчылары көчле булып чыкты. Кунырдан Зөһрә Аитова һәм Кече Лызидан Радион Кушаев иң яхшы уенчылар, Кече Лызидан Нурсил Заһидуллин Кунырдан Рәдиф Сөләйманов иң яхшы тренерлар титулына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250