Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Волейбол ул – дуслык илчесе...» девизы астында Балтач спорткомплексында “Сельхозтезника” җәмгыяте призына ярышлар узды

"Волейбол ул - туп сугу гына түгел, ә дуслык илчесе дә",- дияргә ярата иде, районыбызда волейбол уеннарына нигез салучыларыбызның берсе, мәрхүм Гыйльфан Әшрәфҗанов.

Чыннан да, заманында үзе җитәкләгән "Сельхозтезника" җәмгыяте призына ярышларны ничек оештырып җибәргән булса, шулай баруын дәвам итә.
Шушы матур «Октябрь бәйрәме» көннәрендә "Балтач" универсаль спорт залында аның призына узган ярышларга 16 ирләр командасы килгән булса, алар янына 4 хатын-кызлар командасы да кушылды. Менә китте шулчак залда үзара аралашу, күптән күрешмәгәннәр диярсең. Ирексездән, мәрхүм җитәкчебезне искә төшерергә туры килде, бу көнне.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Габдрахмановлар чыгышыннан сөң ярышларыбыз ике мәйданда башланып та китте һәм караңгы кичкә хәтле дәвам итте. Егетләребезне хәтта ихтиярсыздан 4 группага бүлеп уйнатырга туры килде.
Район башкарма комитет җитәкчесе Рамил Илдус улы бер утырган җиреннән тормыйча ярышларны беткәнче күзәтеп утырды. Заманында районыбызның спорт оешмасын җитәкләгән җитәкчебез волейбол уеннарын шулкадәр үз итә, эштән соң атнага 3 мәртәбә залга килеп, администрациядән , җирле үзидарәләрдән җыйналган бер төркем фикердәшләре белән туп суга.
Шул арада уенчылар белән дә аралашып алдым. "Ел саен без бу турнирны көтеп алабыз. Турнирга хәтле төрле җирләргә иптәшләрчә очрашуларга чыгып алабыз. Ел да финалга 1-2 нче урыннар өчен кунырлылар белән очрашырга туры килә. Быел да шулай булыр дип уйлыйм. Узган ел без аларга җиңелгән идек. Быел отарга дип килдек". Рас килде, күптәнге дустым Рифат Шәрәфиевның сүзләре. Финалда кабат шушы командаларга очрашырга туры килде. Көчле булды, агрохимсерсислылар. 2 : 0 исәбенә отып турнирның чемпионы булдылар. 3-4 нче урыннар өчен көрәшкән Пыжмара һәм Кенә командаларының исәбе шулай ук булып, өченче урынны пыжмаралылар яулады.

Гүзәл затларыбыз арасында исә , призлы урыннарны Кенә, Балтач, Куныр җирлекләре командалары бүлеште.

Традиция буенча иң оста уенчыларыбыз да билгеләнде. Алар - "Химик"тан Руслан Хөсәенв һәм Кенәдән Айгөл Хөсәенова. (Руслан белән Айгөл туганнан туган балалары . Н.С.) Бүләкләрне аларга җитәкчеләр үзләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250