Волейболны үз итте ул...
Аның бөтен эшчәнлеге «Сельхозтехника» берләшмәсе белән бәйле булды.
1970нче елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын «Сельхозтехника»ның Теләче бүлекчәсендә башлап, районыбызның Чепья бүлекчәсендә дәвам итә. Шуннан соңгы гомер юлы аның Балтач «Сельхозтехника»сы белән бәйле булды. 9 ел баш инженер, 13 ел җитәкче. Гомере генә кыска булды. 55 яшендә вакытсыз арабыздан китеп барды.
Онытмыйлар Гыйльфан Әшрәфҗановны авылдашлары. Яңгул авылы спартакиадасы кысаларында аның истәлегенә волейбол ярышлары уздыру матур бер традициягә әверелде. Гомере буена спортны үз итте ул. Күңелен бигрәк тә волейболга бирде. Шунысы игътибарга лаек, үзеннән соң аның дәвамчылары калды. Менә бүген дә, заманында аның тырышлыгы белән районыбызда беренче булып ачылган «Сельхозтехника»ның спорткомплексында мәрхүмнең авылдашы, хезмәттәше, дәвамчысы Ринат Гарипов сүз алып: - «Авылыбыздан чыккан нинди генә бөек шәхесләребез булмасын, истәлекләрен яңартып тормасак, алар онытылачак, югалачак. Аеруча районыбызның авыл хуҗалыгы, икътисадый, социаль-көнкүреш өлкәсенә фидакарь хезмәтен куйган авылдашыбыз Гыйльфан Әшрәфҗановичны онытырга хакыбыз юк», - диде.
Авылдашлары аны бер минут тынлык белән искә алдылар. Күчмә кубокларын булдырганнар. Шәхеснең фотосы куелган дәрәҗәле медальләр эшләткәннәр. Анысына исә туганнары Илшат һәм Марат Әшрәфҗановлар матди ярдәм күрсәткәннәр. Бу көнгә бәйрәм өчен авыл яшьләре Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гариповка, «Яңа тормыш» җәмгыяте рәисе Мәгъсүм Сәйфетдиновка да рәхмәтле булдылар. Кубокны авылның югары очында яшәүче уенчылар яулады. Икенче урынга - урта мәктәп, өченчегә Таулы урамындагылар лаек булды.
Рәсемдә: Әшрәфҗанов призы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 август 2022 - 21:41Шомырт күзләр Көз… Быел мин унсигезенче тапкыр көз белән очрашам. Шуларның унберен зур бәйрәмне каршылаган кебек каршы алдым.600
-
7 август 2022 - 20:11Аш-су остасы Альбина Фәсхиева ни өчен борчыла? Заказ биреп пешертү: замана шаукымымы, ялкаулыкмы?8100
-
7 август 2022 - 17:41Нурзидә чишмәсендә чит ил кунаклары(+фото, видео) 30нчы июль көнне Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында бик матур Чишмә бәйрәме узды.15100
-
2 август 2022 - 13:33Гыйлембану Зыятдинованы юбилее белән котларга "Дулык" җәмгыятеннән дә килделәр
-
2 август 2022 - 13:32Гыйлембану Зыятдинова 95 яшь тулды.
-
22 июль 2022 - 14:48Балтачта узган гармунчылар җыены "Туган тел" җыры белән тәмамланды
-
5 август 2022 - 08:30Газетаның 30нчы санында (05 август, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар30900
-
29 июль 2022 - 08:30Газетаның 29нчы санында (29 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру һәм башкалар52400
-
6 август 2022 - 21:4121 якташыбыз авыр хәлдә... Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 292 418гә җитте. Тәүлек эчендә янә 91 якташыбызда инфекция ачыкланды.65300
-
5 август 2022 - 22:11Юлда кем очрамас... 17 яшьлек, чәчәк таҗларын яңа гына ачып җиһанга саф карашы белән баккан гөлем бит ул минем.61700
-
7 август 2022 - 08:11Балтачның бер авылында ишегалдына елан кергән Әлеге фотоның Чапшар якларыннан килүе мәгълүм.60200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика