Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа сезонга ак җәймә

Көтеп тә карыйлар инде балаларыбыз көрәш сезоны ачылуны. Сентябрьгә аяк басуга телефоннарыбыз шалтырый башлый. «Абый, ярышлар ничәсендә була, кайда оештырырга уйлыйсыз?»

Быелгы ярышларга беркадәр үзгәреш керде. Үзенең атказанган көрәшчеләре бертуган Айдар, Ринат Хәйретдиновлары, аларның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллины белән тирә якта дан тоткан Арбор авылында ябылган көрәш сезонын шушы ук җирлектә ачып та җибәрдек. «Моңа республикабыз ярышлары календаренә үзгәрешләр керү булды», диде районыбызның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин.

Ярышларга районыбызның 15 мәктәбеннән 61 1995-1996нчы елгы яшь көрәшчебез килгән иде. Бу «Татарстан яшьләре» газетасы призына сайлап алу ярышлары булса да, кайбер студент егетләребезнең аңа кайта алмаулары минем күңелдә беркадәр төер калдырды. «Районыбызда көрәш сезонын ачып җибәрү безнең өчен күңелле фал», дип каршыладылар безне Дамир Даутович белән элек шушы мәктәпне җитәкләгән Гадил Гайфуллин. Гадил әле дә булса спорт ярышлары өчен чын күңеленнән янып йөрүчеләрнең берсе булып кала. Менә көчле марш астында берсеннән-берсе матур, таза егетләребез залга уза. Котлаулар китә.

Район спорт булеге башлыгы Р.Заһидуллин, Арбор һәм спорт мәктәбе директорлары Х.Хәсәнов, Э.Гарипов, район көрәш федерациясе рәисе Ф.Әхмәдиев чыгышыннан соң ике келәмдә ярышлар башлана һәм ул бернинди борчусыз, иң мөһиме җәрәхәтләрсез узып китте. Рәхмәт төшкере, бүләкләү вакытында хуҗалык җитәкчеләренең район киңәшмәсеннән ярышларның төп спонсоры - «Арбор» җәмгыяте рәисе Хәмит Баязитов та кайтып җитте. Малайларга да күңелле булып китте. Рөстәм Сираҗиев (Чепья, 36 кг.), Максим Прокопьев (Чепья, 40 кг.), Фәнис Кәбиров (Арбор 43 кг.), Самат Мөҗипов (Норма, 46 кг.), Әмир Хәйруллин (Арбор, 50 кг.), Булат Һадиев (Арбор, 55 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул, 60 кг.), Дилүс Рамазанов (Түнтәр, 60 кг.), Рәис Низамов (Арбор, 70 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, 80 кг.), Рифат Сибагатуллин (Норма, югары үлчәүдә) җиңеп, хуҗа кулыннан бүләк алдылар.

Безнең татарча көрәш ярышларында шунысы гадәткә кергән, кунаклар бүләксез килми. Бу ярышларыбызда да көрәшне аеруча үз иткән «Стройремтех» җитәкчесе Фагыйль Шәфигуллин акчалата бүләген иң яхшы көрәшчебез Рөстәм Сираҗиевка тапшырды. Үзен дә бүләксез җибәрмәдек, күкрәгенә федерациябезнең билгесен тактык. Ә менә федерация рәисе Фәрит Габделбәрович алып килгән «Татарстанның кызыл китабы»н бүгенге көндә Казан авыл хуҗалыгы академиясендә белем алучы Ор егете Ралиф Галиевка бүләк итте. Шушы форсаттан файдаланып, безне «кызыл китап»лар белән тәэмин итеп торган «Балтач» дәүләт тыюлыгы директоры Альберт Фәрхетдиновка, армый-талмый хезмәт куйган хөкемдарларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250