Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа тартма ачылды

Хоккейга мөкиббән киткән Норма малайларына быелгы сезонда бәхет елмайды.

Район спорт бүлеге, спорт мәктәбе җитәкчеләре тырышлыгы белән алар өр-яңа хоккей тартмалы һәм киемле булдылар. Тартманы официаль рәвештә ачу хөрмәтенә биредә ике көн 1995--1997нче елгы егетләр район беренче-легенә үткәрелгән ярышларда көч сынашты. Икенче көнне финалга чыккан дүрт команданың уеннарын карарга бихисап тамашачы җыйналган иде. Иртә таңнан ялтырап чыккан кояшта тартма бозы ялт-йолт килеп торды. Уеннарны Түнтәр һәм Нөнәгәр мәктәпләре командалары ачып җибәрде. Түнтәрлеләр 4:1 исәбенә җиңүгә иреште. Норма һәм Чепья командаларының очрашуы нормалыларның 8:0 исәбенә тулы-сынча тар-мар итүе белән тәмамланды. Нөнәгәрлеләр исә 2:1 исәбенә чепьялыларны отып, өченче булды. Норма һәм Түнтәр командаларының уены да нормалыларның көч-хәл белән бер алка кертеп жиңүенә китерде. Шулай итеп, район беренчелегенең иң көчлеләре булып Норма, Түнтәр, Нөнәгәр мәктәпләре командалары танылды. Бозда яңадан очрашканга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев