Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгулда Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә татарча көрәш ярышлары оештырылды

Заманында көрәш мәйданнанрын дер селкетеп торган, үзенең мөлаемлылыгы, нечкә күңелле булуы белән күпләребезнең ихтирамын яулаган Габделфәрт дустыбызның арабыздан китүенә дә 20 ел булган инде. Гомер нигә шулай тиз уза икән , ул?

"Әле ярый дуслар бар",- дип каршылады безне мәрхүмнең энесе, Татарстанның спорт остасы Илдар Рәфыйков. Моның шулай икәненә мин дә чын күңелемнән инанып кайттым. Ярышларны оештыру мәшәкатьләре белән йөргәндә кемгә генә керергә туры килмәде, безгә. Кемгә кермә, барысы да колач җәеп каршы алдылар. "Яңа тормыш" җәмгыяте рәисе Мәгьсүмҗан Равил улына, "Ива мебель" фабрикасы директоры Рәшит Хәсәновка аеруча күңел булып кайтты. Ел да уздырганны, быел гына уздырырбыз инде, ул ярышларны", - дип каршы алды безне, җәмгыять рәисе. Рәшит дус исә, үзенең фабрикасында эшләнгән мебельгә кадәр тәкьдим итте. Фабриканың күргәзмәләр залында сәяхәт кылганда үзенең яшь чакларын искә төшереп алдык. Заманында районыбыз Сабантуйларын шаулаткан көрәшче бит ул, үзе дә. Язмамны иганәчеләребездән башлаганмын икән, бу урында "Стройремтех" җәмгыяте җитәкчесе Фагыйль Шәфигуллинны да искә алмый ярамас. Соңгы вакытта Фагыйль Гафиуллович безнең барлык татарча көрәш ярышларының даими иганәчесе булып китте.Барлык ярышларны ахырына кадәр тамаша кылучы бердәнбер тамашачыбыз да әле ул, безнең. Яңгул авыл җирлеге рәисе Ринат Гарипов, мәгариф ветераны Вакыйф Сафиуллиннар да һәр елны бүләк белән киләләр ярышларыбызга.
Матур узды быелгы ярышларыбыз да. 15 нче март көнне Яңгул урта мәктәбе спортзалына районыбызның 13 мәктәбеннән 1996 елда һәм аннан соңгы елларда туган 80 бала җыйналган иде. Аларга тагын "ут" күршебез Кукмарадан килгән егетләребез дә өстәлде. Әле кемнәр килгән, дисезме? Республика, Россия күләмендәге ярышларда даими җиңү яулаучылар. Бертуган Ринат, Ришат Дәүләтшиннарга каршы торып кара син. Табылды андыйлар да. Яңгулдан Айрат Хәйруллинга барыбер каршы тора алмады Ришат. Ордан Радик Габдуллин дигән егебез дә быел Россия беренчелегенә баручы Ринатка , Кукмараның тагын бер батыры Нәфис Галиевка гына бирелеп, авыр үлчәүдә өченче урынны яулауга иреште. Афәрин, дими ни дисең! Яңгулдан Илдан Әхмәтханов, Түнтәрдән Дилүс Рамазановларның көрөшен карап утыру гына да ни тора, бит. Булдыра, егетләребез. Танылган көрәш осталары Рәфыйковларның әниләре җибәргән махсус бүләкләр дә шушы егетләребезгә тапшырыды да инде. Бүләкләр димәктән , быелгы ярышларның тагын бер яңалыгы, быелгы ярышларда дүртенче урынны яулаучы яшь көрәшчеләребезгә дә акчалата бүләкләр тапшырылды. Аның өстенә 1-3 урынны яулаучыларга мәрхүмнең фотосүрәте төшерелгән дәрәҗәле медальләр бирелде. Ярышларның махсус Кубогы булдырылган иде. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев федерациябезнең күкрәк билгеләренең берсен Илһам Рәфыйковка тапшырса, икенчесен танылган тренерыбыз Шеңшеңәрдән Альберт Миннехановка такты. Әнә, шундый күңелле мизгелләр белән тәмамланды, ярышларыбыз.
Быелгы ярышларның җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды: Руфил Хәбибуллин/Яңгул-40 кг./, Фәнис Кәбиров/Арбор-45 кг./, Самат Мөҗипов/Норма-50 кг./, Булат Хадиев/Арбор-55 кг./, Илдан Әхмәтханов/Яңгул-60 кг./, Расил Сабирҗанов/Норма-65 кг./, Дилүс Рамазанов/Түнтәр-70 кг./, Айрат Хәйруллин/Яңгул-75 кг./, Ринат Дәүләтшин/Кукмара-авыр үлчәүдә/. Ярышларның Кубогы туган авылда калды. Яңгуллыларга тиңнәр булмады ,бу юлы да. Икенче урында- Норма, өченче дә Смәел мәктәбе көрәшчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250