Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгулда легендар көрәшче Дамир Сафиуллин истәлегенә ярыш үтте

Мәгъсүмҗан Равиловичның бу кадәр сөенгәнен күргәнем юк иде әле. "Күрәсезме, 41 көрәшче генә булса да, көрәш нинди җанлы бара. Бармас иде, чөнки монда районның иң-иңнәре генә җыйналган шул.

Сан өчен урамнан кеше җыеп алып килү кирәкми. Көрәш менә бүгенге төсле була ул. Болай ук бер ярышны да җентекләп күзәткәнем юк иде", - дип үз фикерләре белән уртаклашты "Яңа тормыш" хуҗалыгы җитәкчесе. Яңгул җирле үзидарәсе башлыгы Ринат Гариповның кәефе иртәдән үк күтәренке булды. Белмим, ничә мәртәбә кереп чыккандыр ул безнең секретариат бүлмәсенә. Чыннан да, ярышларның вакыты да әйбәт чорга туры килде. Авыл хезмәтчәннәребезнең басу - кырлардан игеннәрне җыеп алып бетергән чагы. Әле тагын, ярышларның авыл хезмәтчәнәре көненә туры килүен, әйт.

Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин да ярышларны ачып, үзенең истәлекләре белән уртаклашып, килгән көрәшчеләргә җиңүләр теләде. "Бездә бу ярышларны район үзәгенә күчерү фикере дә бар иде. Ләкин авылдашларының күпсанлы сорауларын истә тотып, ярышларны Яңгулда калдырырга булдык. Заманында районыбызга, шул ук вакытта Яңгулыбызга дан-шөһрәт китергән "Хәтәр" батырыбызны онытырга безнең бернинди хакыбыз юк. Дамир кебек легендар көрәшче әле ул республикабызда да бармак белән генә санарлык.",- дип тәмамлады ул чыгышын һәм барлык тамашачыны авыл хезмәтчәннәре көне белән котлады.."

Дамир бик яшьли китте арабыздан. Быел менә исән булса аңа 55 яшь булган булыр иде, исән булса, нинди генә эшләр майтармаган булыр иде ул. Урыны оҗмахта булсын. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев сүз алып, тамашачыларны районыбызның көрәш дөньясында барган вакыйгалар һәм киләчәккә планнар белән таныштырды, мәрхүм Дамирны, аның остазы Газиз абыйны бер минутлык тынлык белән искә алдырды.
Инде ярышларга килсәк, кискен барды ярышлар... караңгыга кадәр сузылды. Әй ул авыр үлчәүдә чыгыш ясаган Апас егете Фердинанд Вәлиевның келәмгә чыккач залның гөжләвен күрсәгез сез. Тик аңа ныклап каршы торучы гына булмады, Ринат Хәйретдиновны искә алмаганда. Хәер анысы да 130 килолы көрәшче белән үзен бик "ватмады". Әйткәнемчә, бу көнне зал да бик җанлы утырды. Кемнәрдер көрәшчеләргә рух биреп, җиңү теләп утырса, икенчеләре исә, киресенчә, хөкемдарларга карата ризасызлык белдереп, я сызгырыштылар, я кычкырыштылар.
Сәхнәгә быел гына урнаштырылган матур, күркәм баннердан карап торган мәрхүм үзе дә, гүя ,бу ярышларның шаһиты булды кебек. Мактауларга да бай булды ярышлар. Ярышны оештыручыларга аеруча күп мактау сүзләре яуды бу көнне. Килгән тамашачылар хуҗалык җитәкчесенә рәхмәт яудырсалар, анысы исә, ярышны алып баручыларга, бигрәк тә шушы ярышның өстендә торып, яшьләрне көрәш серләренә төшендерүче Ранил Габдрахмановка олы рәхмәтләрен җиткерде. Менә шундый үзенчәлекле яклары белән истә калырдыр ахыры быелгы турнир.
Биш кенә үлчәү авырлыгында алып барылган ярышларның барлык җиңүчеләре белән дә таныштырырга булдым бу юлы.
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: Илдан Әхмәтханов / "Яңа тормыш"/, Айрат Габидуллин/ "Игенче"/, Булат Һадиев / "Арбор"/.
70 килограммга кадәр: Илнар Муллахмәтов/ "Яңа тормыш"/, Нурфат Шәфигуллин / "Тукай"/, Максим Максимов/ "Труд"/.
80 килограммга кадәр: Айрат Хәйруллин / "Яңа тормыш"/, Айдар Галиев/ Тимирязев исемендәге хуҗалык/, Ранил Камалов / "Сосна"/.
90 килограммга кадәр: Салават Әсхадуллин / "Арбор"/, Айрат Апанов / "Татарстан"/, Фәнил Гыйләҗев / "Смәел"/.
90 килограммнан югары үлчәдә: Фердинанд Вәлиев / "Яңа тормыш"/, Ринат Хәйретдинов /"Арбор"/, Илшат Галиев / "Сорнай"/.
Команда беренчелегендә мондый абсолют җиңү белән яңгуллыларның рекорд куйганнары булмагандыр әле, моңарчы. Икенче урында "Арбор"җәмгыяте, өченчедә Тукай исемендәге җәмгыять көрәшчеләре булды. Шулай итеп, мәрхәм исемендәге күчмә Кубок Яңгулда калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250