Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгулда танылган көрәшче Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә көрәштеләр (+фото)

Яңгул җирлегендә танылган көрәшче Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә узган татарча көрәш ярышларында һәр бала игьтибар үзәгендә булды.

"Без дә кечкенә чакта көрәштек. Чирәм чыгуга, тау кырына җыйналып, я бер-беребезне этеп ега торган, я чала торган идек. Менә бүген теге аерым көрәштергән 20 килолы беренче сыйныф балаларының көрәшен карап утырдым да, мин дә тренерларның эшенә соклану туды. Кара әле, бер-берсен ничек күтәреп алып салалар", дип үз фикерләре белән уртаклашты, заманында 70-80 елларда, районыбыз җыелма командасы составында бил алышып, төрле призлы урыннарны яулаган, "Ива-мебель" җәмгыяте директоры Рәшит Хәсәнов.
Юк вакытын бар итеп, көне буе утырган җиреннән кузгалмыйча, балалар ярышын күзәтте ул. "Рәхмәт, егетләр! Бик матур ярыш оештыргансыз", диде, үзе киткәндә район башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров. Аның бу сүзләре ярышны оештыручыларны тагын да рухландырып җибәрде. Шулай итеп, ярышлар көтелмәгән күтәренке рухта узды.
Сүзем Яңгул җирлегендә танылган көрәшче Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә узган ярышлар турында. Ярышларны оештыручы мәрхүмнең энесе Татарстанның спорт остасы Илдар Рәфыйков ярышлар алдыннан гына республика клиник хастаханәсендә дәваланып чыгып, ярышларны уздыра алырбыз микән дип икеләнеп йөргән иде. "Аллаһыга шөкер, ярышларны уздыруга дуслар ярдәмгә килде. Авылдашларым Гыйльфанов Рамил, Нургалиев Наил, Сафиуллин Ранил, Әшрәфҗанов Марат, Шәфигуллин Фагыйль, Мөбәрәкшин Ришат кебек дусларым бернинди мөрәҗәгатьсез ярдәмгә килүчеләр. Ришатка аеруча рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бер елны да читтә калмый ул. Энем Илһамга дә күп чабарга туры килде. Билгеле, мондый ярышны уздыруны "Яңа тормыш"җәмгыяте, Яңгул җирле үзидарәсенең, мәктәп коллективының ярдәменнән башка уздыруны мин күз алдына да китермим. Рәхмәт аларга!", дип шатлыкларын уртаклашты Илдар.
Чыннан да, аларның матди ярдәме белән, хәтта 20 килолы "орчык" балаларыбыз да Раил Сибәгатуллин, Динар Әхмәтшин, Искәндәр Минһаҗев, Солтан Габнадҗаров бүләк белән кайтып китте. Һәр бала игьтибар үзәгендә булды бу көнне. Хәтта көрәш дөньясына тәүге тапкыр аяк басып, өченче призлы урынны яулаган Шеңшеңәр мәктәбеннән Илназ Сәмигуллинга да махсус акчалата бүләк бирелде. 70 яшьлек юбилее уңаеннан, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиевка да бүләк тапшырдылар. Ә иң куандырганы, җитди травмалар булмады, ярышларыбызда.
Кубокның Яңгулда калуы да безне нык сөендерде. Икенче урынга Смәел командасы чыкса, өченче урынга Чепья мәктәбе көрәшчеләре лаек булды. Тагын шунысын әйтеп узасы килә. Игьтибар итәсездер инде, соңгы ярышларыбызда Кече Лызи мәктәбе укучылары призлы урыннарда күренә башлады. Чепьядагы дусларыннан үрнәк алып, ярышларыбызда соңгы вакытта Кече Лызидан, Урта Көшкәттән удмурт малайлары да бил алыша башлады бит. Монысына да куанып бетә алмыйбыз. Кыскасы, 1999 елда һәм аннан соңгы елларда туган 91 көрәшче катнашында узды ярышлар.
Инде җиңүчеләребез белән танышып узыйк.
36 килограммга кадәр - 1.Нияз Әскәров/Арбор/.
2.Никита Михайлов/Куныр/.
3. Ильяс Йосыпов/Чепья/.
40 кг.кадәр - 1. Алмаз Галләмов/Арбор/.
2. Хәсән Әсхадуллин/Яңгул/.
3.Әлфис Шәйхетдинов/Куныр/.
43 кг.кадәр - 1. Кәрим Ногманов/Пыжмара/.
2. Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/.
3. Илназ Сәмигуллин/Шеңшеңәр/.
46 кг.кадәр - 1. Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/.
2. Александр Свиридов/Яңгул/.
3.Станислав Григорьев/Кече Лызи/.
50 кг.кадәр - 1.Фәнис Нигамадянов/Яңгул/.
2.Илгизәр Галимуллин/Смәел/.
3.Иван Прокопьев/Чепья/.
55 кг.кадәр - 1.Руфил Хәбибуллин/.
2.Рәсүл Дәүләтшин/Куныр/.
3.Әдел Фазылҗанов/Норма/.
60 кг.кадәр - 1.Самат Мөҗипов/Норма/.
2.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/.
3.Айнур Галимуллин//Яңгул/.
70 кг.кадәр - 1.Илгизәр Габделбәров/Смәел/ .
2.Фирдүс Галимуллин/Смәел/.
3.Рәдиф Гарипов/Яңгул/.
80 кг.кадәр -1.Инсаф Рәфыйков/Яңгул/ .
2.Марат Әхмәтҗанов/Салавыч/.
3.Илнар Фазылҗанов/Чепья/.
80 кг.нан югары үлчәүдә -1. Диншат Гарифуллин /Куныр/ .
2.Айнур Ганиев /Норма/.
3.Булат Вафин /Нөнәгәр/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250