Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Яңгул"лыларга тиңнәр юк

Татарча көрәш дигәч, күпләребез ямьле җәй айларын, халкыбызның милли бәйрәмен - Сабантуйны күз алдына китерәдер. Әмма көрәш ярышлары бездә Сабантуй бәйгеләре белән генә чикләнеп калмый. Урамда өшеткеч суык яисә буранлап кар яугзн чак булса да, Балтач муниципаль районы башлыгы призына уздырылучы көрәш бәйгесе безне янә ямьле җәй айларына кайтара.

Районыбызда милли көрәшне үстерү, җанландыру, яшь көрәшчеләрне барлау максатыннан уздырылучы традицион көрәш ярышлары быел 16нчы мәртәбә үткәрелде. Бәйгене тантаналы төстә ачып җибәреп, район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шакиров районыбызның бүгенге уңышларына ачыклык кертте. Тантанага кайткан олы кунагыбыз - республика татар көрәше федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары М. Әхмәтовның райондашларыбызга бәйрәм алды котлавын җиткерде. Районыбызда һәм республикабызда татар милли көрәшен уздыруда зур хезмәтләре өчен РСФСРның спорт остасы, район көрәшчеләренең баш тренеры Сәйдәш Мәгъсүмовка республика федерациясенең Рәхмәт хатын тапшырды. Тагын бер хезмәттәшебез районыбызда күпсанлы көрәш бәйгеләренең баш хөкемдары булган Фәнис Шәриповка Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Равил Гарифуллович республика федерациясенең тагын бер зур бүләге - көрәш келәмен Кенә мәктәбе коллективына тапшырды, «Республика көрәшенең үзәге менә шушында инде. Без чын күңелдән сезнең батырларыгыз белән горурланабыз. Декабрь башында Уфада узган Россия беренчелегендә Ринат Хәйретдиновның җиңүе безнең өчен бик кирәк иде. Аның соңгы минутлардагы хәлиткеч җиңүе безнең Татарстан командасын беренчелеккә чыгарды. Бу ярышларда икенче урынны яулаган Илдар Зарипов һәм Салават Әсхадуллиннарга да зур рәхмәт! Республика күләмендәге бер ярышны шушы мәһабәт бинада уздыруны үземә максат итеп кайтып китәм», дип тәмамлады ул үз чыгышын.
Районыбызның 27 хуҗалыгыннан җыйналган 161 көрәшче келәмнәрдә «ут» чыгарды.
Ә җиңүчеләребезгә килсәк, менә алар:
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында:
1. Азат Вафин - «Яңа тормыш».
2. Рафаэль Вафин - Тимирязев исем.
3. Илназ Вафин- Тимирязев исем.

65 килограммга кадәр:
1. Илдар Зарипов - Тимирязев исем.
2. Раушан Сабиров - «Яңа тормыш».
3. Марат Сәгетдинов - «Борнак».

70 килограммга кадәр:
1. Раил Сираҗиев - «Балтач сөт-май комбинаты».
2. Айнур Николаев - «Балтач сөт-май комбинаты».
3. Ленар Рамазанов - «Борнак».

75 килограммга кадәр:
1. Ранил Габдрахманов - «Яңа тормыш».
2. Фәннүр Латыйпов - «Татарстан».
3. Булат Нәҗипов - РОВД бүлеге.
80 килограммга кадәр:
1. Салават Әсхадуллин - «Арбор».
2. Раушан Зарипов - «Сорнай».
3. Илшат Хәйруллин - «Арбор».
85 килограммга кадәр:
1. Ринат Хәйретдинов - «Арбор».
2. Руслан Рәфыйков - «Яңа тормыш».
3. Рәлиф Гарипов - РОВД бүлеге.
90 килограммга кадәр:
1. Ранил Сафиуллин - «Яңа тормыш».
2. Айрат Апанов - «Татарстан».
3. Рафис Галләмов - «Балтач сөт-май комбинаты».
100 килограммга кадәр:
1. Динар Фатыйхов - «Яңа тормыш».
2. Рамил Сабирҗанов - «Сосна».
3. Ринат Гарипов - «Яңа тормыш».
Югары үлчәүдә:
1. Илһам Рәфыйков - «Яңа тормыш».
2. Илдар Рәфыйков -район күптармаклы торак-коммунапь хуҗалыгы.
3. Айдар Апанов - «Балтачагрохимсервис».
Команда беренчелегендә кубокны «Яңа тормыш»лылар янә үзләрендә калдырды Төп приз - тәкә дә Яңгулга китте. Бу аларның унынчы җиңүе. Икенче урында - Тимирязев исемендәге җәмгыять, өченчедә - «Сорнай» җәмгыяте көрәшчеләре. Язмамны тәмамлап, тагын шунысын әйтеп узасы килә, беренчелекне яулаган команда очкосы белән икенче урынны алган команда очкосы арасында «җир белән күк» арасы. Менә ничек эшлиләр Яңгулда! Ә менә Чутай, Нөнәгәр кебек авылларыбыздан көрәшчеләр «тамга» өчен генә килеп, хөкемдарларыбызга мәшәкать тудырудан туктасалар иде. Барыбызга да Яңа 2012нче ел яңадан-яңа уңышлар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев