Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгуллыларга тиңнәр юк (фото)

Районыбызда бары тик яңгуллылар гына традицияләренә тугры калып, ел да балыкчылар ярышы уздыра. Яңгул авылы халкы элек-электән үзенең бердәм, дус-тату, спорт сөючән булуы белән башка авыллардан аерылып тора. Нинди генә ярыш, концерт, мәдәни чара булмасын - барысында да актив алар.

Ел башыннан башлап җирлегебездә 4 урам арасында (Югары оч, Түбән оч, Тау асты, Таулы урамнары) мәрхүм булган легендар спортчыбыз Газизов Газиз абый истәлегенә хоккей ярышы, Әшрәфҗәнов Гыйльфан абый истәлегенә волейбол ярышы, узган ел мәрхүм булган авылдаш егетебез Сирин истәлегенә футбол ярышлары үткәрелгән иде.

Әлеге спартакиада 24нче июль көнне җәйге балык тоту ярышы белән тәмамаланды. Авылыбызның 17 hәвәскәр балыкчысы Шушма буенда үзләренең балык тотуда осталыкларын сынадылар. Шулай итеп, 1нче урында - Рашит Баhаутдинов, 2нчедә - Марат Нигъматуллин, 3нче урынны - Марат Нәбиев яулады.

Командаларга килгәндә, Түбән оч командасы - 1нче, Таулы - 2нче, Тау асты - 3нче, Югары очлылар - 4 нчедә. Егетләргә авылдашыбыз - ярышларның иганәчесе Илнур Шакиров истәлекле бүләкләрен тапшырды.

2015 елның әлеге спартакиадасы елдагыча бәйрәм табыны белән тәмамланды. Егетләр "Яңа тормыш" җәмгыяте рәисе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов hәм җирлек җитәкчесе Ринат Гариповка олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә инде егетләрнең үзләренә "Афәрин" генә диясе кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250