Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгыр димәдек, йөгердек!

25нче сентябрь көнне үткән «Милләтләр кроссы - 2011»дә 3956 райондашыбыз катнашты.

Сабантуй мәйданы янына җыелган халык, яңгыр болытлары артына качкан кояшны күпме генә көтсә дә, ул безне куандырырга ашыкмады. Киресенчә, ярыш ахырына яңгыр сибәли башлады. Шулай да, йөгерешкә чыккан кешеләрнең кәефләрен бозмады ул, алар үзара аралашып, район кулланучылар җәмгыяте тәкъдим иткән кайнар чәй һәм коймактан авыз итеп, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре куйган концерт номерларына биеп торды. Ул арада укытучылар һәм укучылар үзләренә тиешле араны узып, «Бердәм Рәсәй» партиясенең һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең лаеклы бүләкләрен алырга да өлгерде. Старт бирелгәнче, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров оешма-предприятие, учреждениедән килгән һәрбер спорт сөючене спорт бәйрәме белән кайнар котлап, әлеге чарадан күңел рәхәтлегенә ия булып калырга өндәде. Шулай итеп, төп чара башланып китте, иң беренчеләр булып, старт сызыгына өлкән буын вәкилләре тезелде. Алар мактаулы круг үтеп, үзара көч сынашты. Хатын-кызлар арасыннан берүзе чапкан Рәмзия апа Зәкиева (Шеңшеңәр авыл җирлеге) әле кайбер өлкән яшьтәге ир-егетләребезгә дә бирешмәде һәм нәфис затлар арасында беренчелекне алды. Яшьләре буенча гына олы, ләкин әле күңелләре белән унсигездә булган бабайлар арасында алдынгылыкны Норма авыл җирле­геннән Филсур Борһанов бирмәде. Икенче старт җитәкче постын биләүчеләр өчен яңгы­рады. Байтак ир-атлар арасында гүзәл затларыбызның саны аз булуга карамастан, алар барлык көчләрен учларына җыеп, финиш сызыгына кайбер «дәү абзыйлар» кебек атлап түгел, ә кызарып-пешеп йөгереп керде. Шулай итеп, беренчелекне Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Фәрит Гыйрфанов һәм район мәгариф бүлеге мөдире Гөлнара Габд-рахманова яулады. Өч чакрым арага йөгергән ир-егетләр, туташ - ханымнар арасында при­злар яшь аралыгына карап бүленеп бирелде: 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр арасында шәхси эшмәкәр И. Галиуллин ширкәте хезмәткәре Альбина Дмитриева, Тукай исемендәге хуҗалыктан Роман Никитин, 30 яшьтән өлкәннәр арасында гимназиядән Роза Хөснетдинова һәм «Балтач газы» идарәсеннән Рамил Нигьмәтҗанов үзләренең чын йөгерешчеләр икә­нлекләрен расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев