Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Якташларыбыз китапта

Каләмдәш дустым, хәбәрчебез Нурзада Сәмигуллин кулында яңа бер китап күрдем. Аңа аны автор, журналист Атлас Гафиятов автограф язып бүләк иткән.

Каты тышлы, төсле рәсемнәр белән басылган 225 битле бу китапта безнең якташлар турында да язылуы игътибарны җәлеп итә. Аңа кереш сүзне бездә эшләп китеп министр булган Марат Әхмәтов язган. Китап «Атказанган спорт осталары», «Атказанган тренерлар», «Батырлар мәйданы» дигән өч бүлектән тора. Һәр бүлектә безнең район көрәшчеләре, тренерлары турында да язмалар, фотолар кергән. Монда Нурзада Сәмигуллинның шәхси архивы да файдаланылган. 1000 данә тираж белән генә басылган әлеге басманы юнәтә алсагыз, укыгыз, үкенмәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250