Ял көннәрендә спорт чаралары
Бу ялларда төрле спорт чараларында катнашырга, аларны тамаша кылырга, дусларың, якыннарың, классташларың өчен җан атарга, булмаса, чаңгы киеп, табигать белән хозурланырга мөмкин.
8-9 февраль көне Чепья авылы мәктәп бозында 9-11 класс укучылары арасында Чепья коммуналь хуҗалык призына хоккей ярышлары уза. 8 февральдә Кече Лызи урта мәктәбендә ААҖ «Балтасиагрохимсервиз» оешмасы призына шахмат ярышлары гөрли. 8-9 февраль көне, график нигезендә район командалары арасында зал эчендә мини футбол ярышлары бара. Үткәрү урыны - «Балтач» спорт сәламәтләндерү үзәге. 9 февраль көнне Норма авылы бозында шәхси эшмәкәр Талгать Газизов призына хоккей ярышларының зона уеннары узачак.
Фото: http://omsk.net/spartakiada-sportivnyj-gorod-vyxodit-na-finishnuyu-pryamuyu/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев