Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ялларда спорт ярышлары көтә

7-8 декабрь көннәрендә Алексеевск районында 2009-2010нчы елгы егетләр арасында баскетбол ярышы узачак.

7-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2007-2008, 2009нчы елгы егет-кызлар арасында бадминтон ярышы уза.

7нче декабрь көнне 10.00 сәгатьтә 2004нче елгы егет-кызлар арасында Фәтхрахманов Булат призына бадминтон ярышы уза.

7нче декабрь 10.00 сәгатьтә кышкы сезон ачылу уңаеннан, коррупция айлыгы кысаларында 2002, 2003, 2004-2005,2006-2007, 2008 һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында чаңгы ярышы уза.

7нче декабрь көнне 13.00 сәгатьтә Куныр авыл җирлеге Шода авылында яшьләр белән очрашу оештырыла. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Шакирҗанов, Дәүләтшин хуҗалыклары белән таныштыру, шулай ук район яшьләр оешмалары әгъзаләре, район җитәкчеләре белән дә очрашу көтелә.

9нчы декабрь көнне Балтач районында районыбыз мәктәп укучылары өчен  Яшьләр эше Министрлыгы балалар оешмасы советы яшь гражданнар форумы уздыра. Барлыгы 100ләп яшьләребез катнашыр дип көтелә.  Чара Балтач урта мәктәбендә 10.00 сәгатьтә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев