Хезмәт

Ялларыбыз күӊелле үтсен

9 март көнне Балтач бистәсе халкын, кайткан кунакларны, авылларыбыздан килгән кызыксынучы райондашларыбызны даими рәвештә үткәрелә торган «Кышны озату» бәйрәменә чакырабыз.

Спартакиада Балтач бистәсе территриясендә урнашкан җитештерү предприятияләре, шәхси эшкуарлар, оешма һәм учрежденияләрдә эшләүчеләр катнашында «Балтач сөт-май комбинаты» янында мәйданда узачак. Иртәнге сәгать 9дан 9 сәгать 45 минутка кадәр теркәлү вакыты. Сәгать 10да бәйрәмне ачу тантанасы була, 10 сәгать 30 минутта ярышлар башланачак. Җитәкчеләр бобслейда, пневматик мылтыктан атуда көч сынаша. Хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен чаӊгы эстафетасы, спортныӊ авыр төрләре буенча троеборье, сөнге ату, канат тарту һәм гаилә эстафетасы булачак. Мини-футбол, итекләр ату, чаӊгыда узышу һәм балалар өчен дә күп төрле спорт уеннары оештырыла. Гаилә ярышларында катнашу өчен махсус тәлап - шул гаилә кешесе булуыӊ турында раслаган рәсми документ.
Барыгызны шушы матур бәйрәмгә чакырып калабыз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: