Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ялтрада яңа чаңгы юллары

Кышның тиз генә китәргә теләмәве безнең чаңгычыларыбыз өчен аеруча куанычлы булды.

Балтачыбызда элеккеге район башлыгы Марат Зарипов тырышлыгы белән менә дигән чаңгы трассасы булу өстенә, яңадан үзенә тиңнәр булмаган бер чаңгы трассасы ачылды. Монысы исә, Балтач балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе тренеры Сергей Анатольевич Григорьевның күпьеллык тырыш хезмәте нәтиҗәсе - элек гөрләп Сабантуйлар уза торган «Ялтра» районында. Трассаны тантаналы ачкан көннең матурлыгын сөйләп бетерерлек кенә булмады. Чалт аяз күк йөзе, ялтырап чыккан кояш, җем-җем итүче кар бөртекләре, саф урман һавасы. Менә кайда ул чын хозурлык! Балтач балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе директоры Эмиль Гарипов, СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров, баш хөкемдар Сергей Григорьевлар әлеге ярышларны ачып җибәрүгә, балалар 5-3-2 километрлы стартка бастылар. Районыбыз спорт тарихына тәүге мәртәбә керүче ярышларның җиңүчеләре булып түбәндәге чаңгычыларыбыз танылды. 1995-1996нчы елгы яшьләр арасында беренче урыннарны гимназиядән Алексей Григорьев (Сергей Анатольевичның улы), Урта Көшкәттән Анна Михайлова бүлештеләр. Калган призлы урыннарда Рәйхан Нигъмәтҗанов (гимназия), Гөлинә Гыйбадуллина (Сосна), Владимир Никитин (Чепья). 1997-1999нчы елгылар арасында чемпион исеменә Кече Лызидан Павел Гаврилов һәм Карина Бедикян лаек булдылар. Икенче урында - Андрей Спиридонов (Кече Лызи), Алина Иванова (Чепья), өченчедә Балтачтан Ленар Тимофеев, Кече Лызидан Светлана Фомина. 2000-2001нче елгылар арасында призлы урыннарны Александр Никитин (Чепья), Анастасия Исаева (Кече Лызи), Дмитрий Плотников (Чепья), Динә Вәлиева (гимназия), Ринат Гафиуллин (гимназия), Алина Гаврилова (Кече Лызи) бүлештеләр. Иң кечкенә - 2002нче елда һәм аннан соңгы елларда туган балаларыбыз да сынатмады. Бу группада Балтачтан Илһам Исрафиловка һәм Чепьядан Ульяна Кумаевага тиңнәр табылмады. Алардан калышып финишка Булат Әхмәдуллин (Балтач), Марина Григорьева (гимназия), Алмаз Галләмов (Сосна), Талия Галиева (гимназия) килделәр. «Чаңгы трассасын ачуга багышланган шушы ярышларны оештыруга матди ярдәм күрсәткән «МДСУ-1» оешмасы, «Сорнай» җәмгыяте, Ушма кирпеч заводы җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәр Радик Закировка, «Балтач газы»нда эшләүче дусларыма олы рәхмәтемне җиткерәм», диде Сергей ярышларның ябу тантанасында. Ә без үз чиратыбызда, бу ярышларның дәвамлы булачагына чын күңелдән ышанып калабыз.
Рәсемдә: Ялтрада үткән тәүге ярышның җиңүчеләре бәйгене оештыручылар янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250