Хезмәт

Янә Cочины карыйбыз

Бүген, 7 мартта Сочида XI кышкы Паралимпия уеннары ачыла, ул 16 нчы мартта кадәр булачак.

Паралимпиадада 45 илдән 575 спортчы катнашачак, алар спортның 5 төре: тау чаңгысы спорты, биатлон, чаңгы ярышы, бозда следж-хоккей һәм коляскада керлинг буенча 72 комплект медаль уйнатылачак Россиядән 78 спортчы катнаша, шул исәптән, икесе Татарстаннан: Марта Зәйнуллина һәм Рушан Миңнегулов. Тулаем алганда, Россия делегациясе составында 195 кеше була. Паралимпиаданы ачу тантанасы бүген сәгать 20.00 "Фишт" стадионында башлана. Тантанада Россия җыелма командасы исеменнән байракны Россиянең спорт мастеры, күрмәүчеләр арасында тау чаңгысы спорты буенча дөнья чемпионатының бронза призеры, 2012-2013 еллар дөнья Кубогы иясе, дөнья һәм Европа Кубоклары призеры, күп тапкыр Россия чемпионы Валерий Редкозубов алып барачак. Паралимпаданы ачу тантанасының туры трансляциясен "Беренче канал "да 20 сәгатьтә карап булачак.
Фото: http://www.tulapressa.ru/2014/02/na-paralimpijskix-igrax-2014-v-sochi-vystupit-tulskij-lyzhnik-vladislav-udalcov/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: