Ян-яналсаң, ян көчлерәк!
Янып та карадык инде бу арада татар көрәше дип. Билгеле, төп сәбәпчесе – 24 нче мәртәбә Балтач район башлыгы призларына уздырылучы традицион көрәш ярышлары булды.
Соңгы вакытта көрәш кагыйдәләрендәге моңарчы күрелмәгән зур үзгәрешләр кертелү һәм көрәшчеләр, хөкемдарлар, тамашачылар арасында туган каршылыклар, оештыру мәсьәләләрендә килеп чыккан авырлыклар– барысы белән дә ”баш кайнады”. Әле бит районыбыз көрәш дөньясында беренче өчлектә балкып янучы “йолдыз” буларак, республикабыздан килгән абруйлы кунаклар алдында, йөзне кызартмас өчен, күпме тырышырга кирәк булганын язып тору кирәкмидер.
Аллага шөкер, көтелгәннән дә яхшырак булып чыкты. Киңәшле эш таркалмас, дигән борынгыларыбыз. Бөтенебез дә – көрәшкә кагылышы булган җитәкчеләр, хөкемдарлар, спорт, мәдәният, җәмәгать туклануы хезмәткәрләре бер фикердә булып, бердәм булгач, ярышларыбызны “менә“ дигән итеп башкарып та чыктык. Республикабыздан килгән олы кунагыбыз – районыбыз кураторы, заманында Әлмәт районын җитәкләп, шушы районда татар көрәшен үз биеклегенә күтәргән Мәҗит Нәҗип улы Салихов та соклануын яшерә алмады.
– “Афәрин инде Сез! Кечкенәдән көрәш рухында тәрбияләнүнең ачык мисалыдыр бүгенге ярышларыгыз. Һәрвакыт республикабызга шушылай үрнәк булып, шушы рухта эшләвегезне дәвам итегез,” – диде ул үз чыгышында. Чыннан да, быелгы ярышларыбызга килгәндә, үзебезчә бик күп яңалыклар кертергә тырыштык. Үзебездә булмаган видеоаппаратларны Теләчедән хәтле алып кайтып, ярыш барышында килеп чыккан төрле ызгышларга юл куелмас өчен, аңлашылмаган моментларны кабатлап күрсәтергә мөмкинлек тудырдык. Аннан, иң беренче күзгә чалынган нәрсә – тамашачының һәм көрәшчеләрнең күплеге, спортчыларның бердәм формада килүе, җитәкчеләрнең дә алар арасында кайнавы булды. Монысы инде, алдагы ярышларда район башлыгы Рамил Рәшит улының ярышларга команда туплап җибәрә алмаган җитәкчеләрне җыеп, ачыктан-ачык сөйләшүенең нәтиҗәсе булгандыр, диясе килә. Тагын бер олы кунагыбыз – Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинның әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. “Бетә татар көрәше дип лаф орып йөрүчеләрне сезгә алып килер идем мин. Күреп китсеннәр иде балтачлыларның татар көрәшен ничек чәчәк аттыруларын. Моның кадәр – 160 көрәшчене тиктомалдан гына берничек тә җыеп булмый. Менә бу көрәш ичмасам.”
Көрәшебез фундаментының нык булуын да шушы залда күрсәтә алдык бит әле. Ничек дисезме? “Яшь батырлар бәйгесе”н оештырып. Ел буена төрле ярышларда җиңү яулаган балаларыбызның иң-иңнәре үзләрен тагын бер кат күрсәтеп, бәйрәмебезгә матур төсмерләр өстәделәр. 10 үлчәү авырлыгында икешәр көрәшче үзара көрәшеп бәйгенең батырларын ачыкладылар. Аларның көрәшен оештырып, арабыздан вакытсыз киткән батырларыбыз – Васыйл Гарифуллин, Фидаил Шакиров, Дамир Сафиуллин, Котдус Зарипов, Гали Йосыпов, Габделфәрт Рәфыйков, Газизҗан Газыймов, Айрат Зыятдинов, Фидаил Шәрипов, олы шәхесебез – Ринат Борһановларны тагын бер кат искә алып, аларның рухларына изге дога да ирештердек. Кыскасы, татар көрәшен үз кысаларына кертү өчен дә күп тырыштык. Баштарак, район башлыгы Рамил Нотфуллин белән киңәшләшеп, аның фикерләрен тыңлап, көрәш тренерлары, хөкемдарлар, көрәшчеләр белән җыйналып зур сөйләшү уздырдык. Шуның нәтиҗәсе буларак, егетләребезне 4 минутның 2 минутын сөлгеләрне бәйләмичә көрәштердек. Көрәш кагыйдәләренә дә берникадәр элеккеге кагыйдәләрне кайтарырга тырыштык. Аннан, келәм кырына килеп, кирәксә дә, кирәкмәсә дә кычкырып йөрүчеләргә дә нокта куйдык. Әнә шулай итеп, легендар көрәшчеләребез, быелгы ярышларның баш хөкемдары һәм аның урынбасары РСФСР һәм Татарстанның спорт осталары Рифкать Хөсәенов белән Рөстәм Заһидуллиннарның, ярышларыбызның элеккеге баш хөкемдары Фәнис Шәриповның, ике келәмдәге ярышларны 2 көн буена күз уңыннан ычкындырмаулары нәтиҗәсендә, сокланырлык бәйге оештырдык. Тагын бер зур кунагыбыз – ТР Экология министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров белән сөйләшәбез. Заманында үзенең искиткеч чиста, матур көрәше белән күпләрнең күңеленә кереп калган көрәшчебез ул безнең. “Туган ягыма кайтып, шушындый матур бәйгедә катнашуыма шатланып бетә алмыйм. Үземә ел буена җитәрлек рухи азык алып китәм. Рәхәтләнеп үземнең яшь вакытларыма кайтам сезне күргәч. Үзем келәмгә чыгып көрәшердәй булып утырам. Әле менә бу юлы бүләк буларак – абсолют батырга дип тәкә алып кайттым,” – дип, яшертен генә серен дә ачып салды. Ә инде ул тәкә өчен барган көрәшне күрсәгез?! Чын-чынлап, элеккеге бабаларыбызның Сабантуена кайткан кебек булдык. Узган елгы абсолют батырыбыз, Яңгулдан Айрат Хәйруллин белән иң өметле көрәшчеләребезнең берсе булган Чутайдан Булат Вафин арасында барды ул. Шунлыктан, ахырга хәтле батырны ачыклау бик авыр иде. Я берсе алга чыкты, я икенчесе. Шулай да, соңыннан Булат җитезрәк, шомарак һәм көчлерәк булып чыкты. Татар көрәше дип янып йөрүче “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин иртәнге якта ук, безнең янга килеп “үзебездән килгән тәкәне үзебезгә алып китәбез, барыбер” дип киткән иде. Тәки шулай булды, тәкә Чутайга кайтып китте. Һәр көрәшченең олы җиңүе хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Нургаян улы тырышлыгы белән үз җирлекләрендә зур итеп билгеләнеп уза. Әле күптән түгел генә быелгы район Сабантуеның абсолют батыры Рәдис Сәмигуллинның олы җиңүен мул табыннар артында билгеләп узганнар иде. Шулай, менә шундый җитәкчеләр булганда районыбызда татар көрәше ничек кенә чәчәк атачак әле! Кайда көрәшкә уңай караш, шунда җиңү инде. Быел бу ярышларның тарихында беренче мәртәбә Кубок Яңгулдан килеп, Арборга китте. Яңгуллар икенче булса, салавычлылар өченче булды. Туган авылы – Салавыч батырларын район башлыгы үзе аеруча контрольдә тота. Үткән ярышларда ук егетләребезгә “призлы урынга керә алсагыз,үзегезгә аерым бүләк куячакмын” дип ышандырган иде, ышанычын аклады бит, егетләребез. Инде әйткәнемчә, призга кергән бу хуҗалыкларның һәркайсында районкүләм зур ярышлар узып килә. Арборда балаларыбыз сезонны ачып җибәрсәләр, Салавычта яшүсмерләр үз көрәше белән елны тәмамлыйлар. Яңгулда исә, берьюлы 2 көрәш уза. Аның берсе – зурлар арасында РСФСРның спорт остасы Дамир Сафиуллин истәлегенә узса, икенчесе балалар арасында янә бер батырыбыз Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә үтә. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә күренә. “Яңа тормыш” җәмгыяте рәисе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов быел республикабызда “Ел спортчысы” исеменә лаек булды.
“Яшь батырлар бәйгесе”нең җиңүчеләре: Бертуган Ислам һәм Ильяс Йосыповлар/икесе дә Чепьядан/, Газинур Гарипов/Смәел/, Ленар Әүхәдиев һәм Инсаф Хәйруллин/Бөрбаш/, Рүзәл Гайфетдинов/Пыжмара/,Рәнис Зарипов/Балтач/, Булат Яруллин/Яңгул/, Тәлгать Латыйпов/Салавыч/, Кәрим Низамов/Арбор/.
24 нче турнирның җиңүчеләре: 60 кг.да - 1.Руфил Хәбибуллин/Борнак/; 2.Айнур Галимуллин/Яңгул/; 3.Дилүс Нуриев/мәгариф бүлеге/, Алмаз Галләмов/Сосна/. 65 кг. - 1.Нурфат Шәфигуллин/Шеңшеңәр; 2.Әдел Фазылҗанов/Норма/; 3.Аяз Зиннәтуллин, Фирдүс Галимуллин/ икесе дә Смәелдән. 70 кг. - 1.Илназ Минмуллин/Чепья/; 2.Илнар Муллахмәтов/Яңгул/; 3.Дамир Ишморатов/сөт-май комбинаты/; Рамил Нигъмәтуллин/Сосна/. 75 кг. - 1.Максим Максимов, Фәнзил Шакиров/икесе дә Арбордан/; 3.Илдар Абдуллин/,Салават Муллагалиев/Сосна/. 80 кг. - 1.Фәннур Латыйпов/Салавыч/ 2.Илнар Фазылҗанов/Арбор/; 3.Руслан Йосыпов/Балтач/; Радил Гыйззәтуллин/Шеңшеңәр/. 85 кг. - 1.Ранил Габдрахманов, 2.Айрат Хәйруллин/икесе дә Яңгулдан; 3.Рөстәм Низамов/Арбор/; Раил Сираҗиев/сөт-май комбинаты/ 90 кг. - 1.Ринат Хәйретдинов/Арбор/; 2.Нияз Галиев/сөт-май комбинаты/; 3.Газинур Әхмәдиев/Бөрбаш/; Рамил Камалетдинов/Яңгул/. 100 кг. - 1.Ранил Сафиуллин/Яңгул/; 2.Марат Әхмәтҗанов/Салавыч/; 3.Инсаф Рәфыйков/Яңгул/, Илшат Хәйруллин/Арбор/. Югары үлчәүдә - 1.Булат Вафин/Чутай/ 2.Дилүс Сабиров/Салавыч/ 3.Айнур Ганиев/Норма/, Руслан Ризванов/сөт-май комбинаты/.
Нурзада СӘМИГУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев