Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Япониянең үзеннән кайтарылган бүләккә ия булды Альберт Бәзәгетдинов

4 октябрь көнне башкалабызның «Ак Барс» Көрәш сараенда кекусинкай-каратэ буенча «Кара билбау»га ия булучыларның якшәмбе мәктәбе булып узды.

Бу чарада республикабыз тренерларыннан тыш Кострома өлкәсе, Мари Иленнән дә танылган инструкторлар катнашты. Һәм безнең өчен иң куанычлысы шул булды: Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдиновка «Кара билбау» тапшырылды.
Мин аннанүзенең уй-кичерешләре белән уртаклашуын сорадым. «Миңа кара билбауның 3 алтын сызыклысы тапшырылды. Кара билбаудагы 3 алтын сызыкның һәрберсе осталык дәрәҗәсен дәлилләүче сызыкбулып тора. Бу бүләккә һәр яктан камил, чын сугыштчы, нормативларны югары күрсәткечләр белән үтәүчеләр генә лаек була. Бу вакытта синең еллар буе ирешкән уңышларың да исәпкә алына».
Әйе, бубүләккә лаек булучылар үз араларында гына түгел, бөтен Кекусинкай дөньясында иң хөрмәтле кешеләр санала, һәм бу хөрмәтне лаеклы саклый белү дә сорала. Тагын шунысы кызыклы, бу бүләк бары тик Япониянең үзеннән генә кайта. Менә нинди зур бүләккә ия булды безнең якташыбыз - Бөрбаш авылының мөхтәрәм кешеләренең берсе Альберт Шәйхатин улы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250