Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь каратистлар сәяхәт кылды (+фото)

Балтачның яшь каратистлары ОМОН үзәгендә сәяхәттә булып кайттылар.

Бүген Балтач спорткомплесына каратэ түгәрәгенә йөрүче бер төрекм бала, тренелары Вәсилә Газизова белән берлектә ТР Росгвардия идарәсенең ОМОН үзәгенә сәяхәт кылдылар.

Зур дулкынлану белән көтте бу көнне балалар. Һәм менә бүген аларның хыялы тормышка ашты. Алар ОМОНда хезмәт куючы абыйларын күреп алар хезмәтендә куллана торган махсус җиһазларны тотып, техникаларына утырып, алай гын да түгел кайбер киемнәрен киеп тә карый алдылар.

Әлеге кызыклы да шул ук вакытта файдалы да бу чара балаларны тагын да ныграк тырышлык белән каратэ серләренә төшенергә этәрер дип ышанып калабыз. Сәяхәтне оештыруга көчләре кергән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез, диләр әти-әниләр.

"Вәсилә Хаәмитовна" Сезгэ, оештыручыларга бик зур рәхмәт кызыклы экскурсия өчен. Балаларнын кунеле булды??",
"Бик зур рәхмәт экскурсияне оештырган өчен???. Бик ошатканнар, хисләнә-хисләнә сөйли дә сөйли?", дип рәхмәт сүзләрен җиткерәләр әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәяхәт омон кратэ