Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге ярышларга дәшә

10 февраль көнне "Сабантуй" ял паркы территориясендә гаиләләр арасында төнге чаңгы шуу ярышлары оештырыла (әти, әни һәм бала).

Гаилә әгъзаларының бер гаиләдән булуы шарт. Баланың яше 14 яшькә кадәрле булу мөһим (14 яшьне дә кертеп). Регистрация - 18.00 сәгатьтә. Ярышларның башлану вакыты 18.30 сәгатьтә. Төнге чаңгы шуу ярышларына көтеп калабыз.

13 февраль көнне авыл һәм шәһәр тибындагы җирлекләрдә урнашкан мәктәпләр үз мәктәп территорияләрендә "Татарстан чаңгы юллары - 2016" оештыра. Старт көндезге 12.00 сәгатьтә бирелә. Спорт сөюче дусларыбызны ярышларга көтеп калабыз.

Шулай ук 13 февраль көнне спорт мәктәбе район беренчелеге буенча 1998-99, 2000-01, 2002-03, 2004-05, 2006 һәм аннан түбән елгы егет һәм кызлар арасында чаңгы эстафетасы уздыра. Ярышлар көндезге 10.00 сәгатьтә "Сабантуй" ял паркында уза. Ярышларга рәхим итегез.

14 февраль көнне "Сабантуй" ял паркында 18 яшьтән югары спорт сөюче барлык район халкын "Татарстан чаңгы юллары -2016" ярышларында катнашырга чакырабыз. Регистрация - 9.00-10.00 сәгатьтә. Ярышларның башлану выкыты - 10.00 сәгатьтә.
12 февраль көнне "Хыял" яшьләр үзәге "Гашыйклар көне" уңаеннан яшләр өчен "Бер күрүдә гашыйк булу" дип исемләнгән күңелле чара уздыра. Барлык яшьләребезне күркәм бәйрәмдә көтеп калабыз. Чара кичке 18.00 башлана.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250