Яшәсә Илшат, Тәлгатьләр...
Газетабызның бер санында Норма хоккей үзәгенә әйләнде дип язган идек инде. Билгеле, бу авыл эшмәкәр Илшат Шакиров, Тәлгать Газизов кебек хоккейга бирелгән кешеләре булмаса алай ук балкымас та иде.
Олы җанлы, киң күңелле кешеләребезнең берсе Илшат беренче булып 1995-1996 елгы балаларыбызны кәшәкә суктырып сөендергән иде. Бу ярышларда районыбызның 10 мәктәбеннән яшь хоккейчыларыбыз ике көн рәхәтләнеп уйнап, үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Һәркем үз оясында көчле шул... Норма уенчыларына тиңнәр булмады. Икенче урынга - Түнтәр, өченчегә Балтач мәктәбе уенчылары чыкты. Бу җиңүләргә мәктәпләребез базасында спорт мәктәбенең Р.Садыйков, Р.Зәйнетдинов, И.Галимуллин кебек хоккей буенча тәҗрибәле тренерларыбыз эшләве дә сәбәпче булгандыр инде. Икенчесен исә зурлар арасында Тәлгать уздырды. 12 команда беренче көнне - Норма, Чепья, Бөрбаш, Карадуган бозларында уйнап, финалга чыгачак командаларны ачыкладылар. Финал ярышлары исә Норма бозында узды. Әй, уйнап та карадылар инде бу көнне. Ярымфинал уеннарында карадуганлылар бөрбашлыларны 4:1, «Балтачагрохимсервис» командасы чепьялыларны 2:1 исәбенә отып, финалга уздылар. Финал ярышларында исә, «Химик» командасына тиңнәр булмавы ачыкланды. Алар карадуганлыларны 2:0 исәбенә отуга ирештеләр. Бөрбашлыларны исә чепьялылар гомумән 0:8 исәбенә уйнап, аларга тын алырга да ирек бирмәделәр. Шулай итеп, «Балтачагрохимсервис» командасы - беренче, «Игенче» хуҗалыгы - икенче, «МДСУ-1»нең Чепья бүлекчәсе өченче булды. Җиңүче командаларга Тәлгать саллы гына акчалата бүләкләр тапшырды, традиция буенча өч иң яхшы уенчыны да билгеләп узды. Һәр команданы кубоксыз да калдырмады. Менә шулай... Тәлгать, Илшат кебек «хоккей җанлы» кешеләребез булганда, яши әле хоккей, яши.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 22:11Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: ничек аерырга? Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.4701
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.6501
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.7000
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар32000
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.70201
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.48901
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.41501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика