Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Язгы каникул көннәрендә көчле волейболчылар ачыкланды

Гадәттә бездә волейбол ярышларын балаларның язгы һәм көзге каникул көннәрендә уздыру каралган.

Быел язгы каникул башлануга да "Балтач" универсаль спорт залына 2003-2004 елларда туган кызлар, егетләр туп сугарга җыйналдылар. Ярышлар елдагыча тантаналы төстә ачылып, ике мәйданчыкта барды.
Тренерлары Билсур Әхмәтханновның тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, кызлар арасында янә Пыжмара мәктәбе уенчыларына тиңнәр булмады. Икенче урынга Яңгул кызлары /тренерлары Ринат Гарипов/ чыкса, өченче урынга Балтач мәктәбеннән Илфир Лотфуллин җитәкләгән кызлар командасы лаек булды.
Егетләр арасында да уеннар җанлы барды. Салавыч күппрофильле лицей уенчылары /тренерлары Рәсим Латыйпов/ беренче булды. Икенче урында Сосна /тренерлары Фәнил Габдрахманов/, өченчедә Яңгул мәктәбе волейболчылары.
Традиция буенча иң оста уенчылар булып Пыжмарадан Илсинә Шакирова белән Салавычтан Риназ Шәрәфиев танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250