Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәйгә йөгереп кердек.....

Май аена керүгә районыбызда мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышлары уздыру традициясе инде ничә дистә еллар дәвам итә.

Быел да үз эченә төрле дистанцияләргә йөгерүне, эстафета, сөңге, диск атуны, ядрә этәрүне, озынлыкка сикерү кебек ярышларны алган район беренчелегенә 14 мәктәптән 151 спортчы килгән иде. Көннең салкын булуы да комачауламады, укучыларыбызга. Үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар, алары исә Казанда районыбыз даны өчен көрәшәчәкләр. Менә ул безнең 2014 ел ярышларының җиңүчеләре. 100 метрга йөгерүдә - Илсинә Дәминова /Нөнәгәр/, Илнар Гәрәфетдинов /гимназия/, 200 метрга - Фирүзә Дәүләтшина /Нөнәгәр/, Рәйхан Нигьмәтҗанов /гимназия/, 400 метрга - Илсинә Дәминова /Нөнәгәр/, Илнур Гыйльметдинов /гимназия/, 800 метрга - Татьяна Андреева /Чепья/, Рушат Галимов /Сосна/, 1500 метрга - Карина Бедикян /Кече Лызи/, Алесей Григорьев /гимназия/. Эстафета ярышларында беренчелекне Нөнәгәр /кызлар/, гимназия /егетләр/ спортчылары яулады Озынлыкка сикерүдә Фирүзә Дәүләтшина /Нөнәгәр/, Дмитрий Степановларга /Чепья/ тиңнәр булмады. Сөңге атуда Юлия Медведева /Кече Лызи/, Максим Исаев /Урта Көшкәт/, ядрә этәрүдә - Алина Иванова /Чепья/, Максим Исаев /Урта Көшкәт/, диск атуда - Карина Бедикян /Кече Лызи/, Айрат Шәрәфетдинов /Балтач/ җиңүче булдылар.
Фото: http://sdspush.ru/do/athletics/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250