Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәйге универсиадага без дә өлеш кертәбез

Озакламый, бик тиздән, сагынып көткән җәйге каникуллар җитәчәк. Быелгы каникуллар башка еллар белән чагыштырганда тагын да үзенчәлекле булыр төсле. Нигә дисезме?

Чөнки быел безнең Татарстаныбызның Казан каласында җәйге универсиада узачак. Әйе, универсиада! Ул Бөтендөнья яшьләренең спорт бәйрәменә әвереләчәк. Бу истәлекле вакыйгага хәзерләнү өчен Президентыбыз Рөстәм абый Миңнехановтан башлап, бөтен Татарстан халкы үзеннән өлеш кертергә омтыла. Шулай ук районыбызның яңа җитәкчесе Рамил абый Нотфуллин да спорт уеннарын җәелдерүдә актив эшли. Район күләмендә ел дәвамында волейбол, баскетбол, көрәш, хоккей, чаңгы ярышлары уздырыла.


Күптән түгел Татарстанга Рәсәй Президенты Владимир Путин да килеп китте. Ул бездә кыска вакыт эчендә салынган спорт сарайларыннан бик тә канәгать калуын әйтте.
Универсиадага хәзерлек уңаеннан, без дә кулдан килгәнчә көч куябыз. Мәктәп күләмендә оештырылган спорт уеннарында, хоккей, чаңгы ярышларында бик теләп катнашабыз. Монда безнең физкультура укытучысы Рәсим абый Латыйповның өлеше бик зур. Ул безне спортны яратырга, дөрес итеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтә.


Укытучыбыз Сания апа Латыйпова, Рәхилә апа Әхмәдуллина дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта безнең сәламәтлекне һәрвакыт кайгыртып торалар. Шуңа күрә мәктәбебездә быел авыручылар саны да кимеде.
Мин үзем дә спортны бик яратам. Иртән гимнастика ясарга, салкын су белән коенырга, дөрес тукланырга, кышын карда яланаяк йөрергә тырышам. Спорт ул чын егет булып үсәргә, ихтыяр көчен ныгытырга ярдәм итә.


Быел мин, укудан тыш вакытта, рәхәтләнеп хоккей уйнадым. Әле әни белән ярыша-ярыша чаңгыда да шудык. Ул мине чаңгыда дөрес итеп атларга, дөрес итеп сулыш алырга өйрәтте. Шулай итеп мин тимераяк адымнары белән шуарга өйрәндем. Чаңгыны сындырып кайткач та ачуланмады әни. «Шулай өйрәнәсе инде аны, улым, - дип, яңа чаңгы алып бирде.


Булачак универсиадага без дә әнә шулай, читтән генә булса да, үз көчебезне кертәбез. Әле без кечкенә, безгә тырышып укыйсы, чын егет булып үсеп җитәсе, армия сафларында хезмәт итәсе бар. Чын егетләр генә Ватан алдындагы бурычларын үти ала.


Мин хәзердән үк туган илем - Татарстаным белән горурланам.
Татарстаныбыз да, яраткан районыбыз да елдан-ел үсә, матурлана бара.
Тырыш булыйк. Бердәм булыйк. Көчле булыйк. Шул вакытта гына без үз максатларыбызга ирешә алачакбыз.

Фото: oreninform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250