Хезмәт

Югалган дан кире кайта...

Дөресен әйтергә кирәк, соңгы вакытта татарча көрәш өлкәсендә хәйран гына яулаган позицияләребезне биреп алган идек.

"Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан" газеталары призларын әлегә хәтле безнең район көрәшчеләре кадәр откан бер районда юк. Аллага шөкер, җиңүләребез әкренләп янә кайта башлады.
Алабуга шәһәрендә 1996-98 елгы яшьләребез арасында узган Татарстан беренчелеге моның бер ачык мисалы булды. Егетләребез 46 команда арасында икенче булдылар.Хөкемдарлар арасында булган җитешсезлекләр вакытында бетерелеп барылса, командабыз беренче урынга чыгасы да булган әле.
Борнактан Илдан Әхмәтханов, Малмыждан Янгулга менеп шөгыльләнүче егетебез Айрат Хәйруллиннар өченче призлы урыннарны яулап кайттылар.
Шушы ук ярышта РСФСР ның спорт остасы танылган Рифкать Хөсәеновның улы Фәнзилнең бил алышуы да безнең өчен зур куаныч булды. Кыскасы, егетләребез безнең өчен зур бүләк әзерләделәр, афәрин!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: