Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Юлчы” оешмасы призына уздырылган бадминтон ярышларыныӊ чемпионнары ачыкланды

Районыбыз спортчылары арасында бадминтон спорты тиз арада яклау тапты диясем килә. Үзебезнең "Балтач" универсаль спорт залын гына алыйк. Аның көне буе бадминтон уйнаучылардан тынып торганы юк. Әле балалар, әле муниципаль орган вәкилләре, әле кызыксынып, үзләре өчен уйнаучылар килә.

Тикмәгә генә, "Хыял" яшьләр үзәгендә узган ярышларны ачарга килгән дәүләт вәкилләре моңа аеруча басым ясамаганнардыр. Чөнки, "Юлчы" оешмасы призына узучы ярышларны ачарга килгән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район бадминтон федерациясе рәисе Равил Кәримов моның шулай икәнен ассызыклап узмаганнардыр.
Юлчыларның эшләре тыгыз сәбәпле, оешма җитәкчесе Камил Таҗетдинов үзе генә катнаша алмады. Барысы да матур булды. Ачылыш тантанасы да, уеннар барышы да, ябылу тантанасы да. Катнашучыларыбыз да байтак иде - 75 спортчы. Ярышларда 12 яшьтән алып, 40 яшьтән узганнар да көч сынашты.
Ә җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды.
2002 елда һәм аннан соңгы елда туганнар арасында чемпион булып Субаштан Назилә Хәбиева һәм Нәзир Гыйльмановлар танылды.
1999-2001 елгылар арасында Субаштан Оксана Романова, гимназиядән Рахман Нигьмәтҗанов җиңү яуладылар.
1998 елда һәм анннан алда туган яшьләр арасында беренчелекне Нормадан Диләрә Мөҗипова һәм пенсия фондыннан Фәнис Галимҗанов алдылар.
Ә менә 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларның һәм 40 яшьтән өлкән ир-егетләребезнең барлык җиңүчеләрен дә атап китәргә булдык.
Алар - чемпионнар: "Хыял"дан Әлфия Зиятдинова һәм район Советыннан Наил Сабирҗанов.
Икенче урында спорт мәктәбеннән Ландыш Гарифуллина һәм федерация рәисе Равил Кәримов.
Өченчедә - Салавычтан Гөлсия Зиятдинова һәм Балтачтан Булат Фәтхрахманов.
Җиңүчеләребезнең һәркайсына кубоклар, дәрәҗәле медальләр, дипломнар тапшырылды.
Фото: http://baltasi.ru/photo.php?id=115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250