Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Юлдаш” җәмгыяте призына көрәш ярышлары узды (фото)

"Юлдаш" җәмгыяте призына узган быелгы ярышлар безнең тарихта үзенең көрәшчеләрнең аз булуы белән истә калыр ахры. 9 мәктәптән 39 көрәшче катнашты.

Билгеле, аның болай булуына быел сәбәпләре дә күп булды диясе килә. Беренчедән, ярышлар Муса Җәлил турниры булганлыктан, ял көннәренә күчерелде.
Икенчедән, ял көн булганлыктан уку йортларында белем алучы студентларыбыз бил алыша алмады. Әнә бит, хәтта Норма җирлегеннән безгә көрәшчеләрне күрергә насыйп булмады. 1-2 көрәшченең барыбер килү мөмкинлеге булса да. Аннары төрле сәбәпләр аркасында ярышларга чакырылган Саба, Мамадыш, Кукмара егетләре дә килеп җитә алмадылар. Кукмарадан атказанган тренер Миннерахман Вәккасов кына бер егетен алып килә алган иде.
Ярышларга килсәк, ниниди генә сәбәпләр чыкмасын, барыбер үз югарылыгында узды. Ярышлар һәрвакыттагыча тантаналы төстә ачылды. Көрәшләр бик матур узды. Көчлеләр чемпион калды, көчсезрәкләре икенче-өченче урыннар белән кәнагәтьләнде. Кайберәүләр хәтта көрәш мәйданына беренче адымнарын атладылар.Саха-Якутия республикасыннан күченеп кайткан, бүгенге көндә 3 сыйныфта белем алучы Мөхәммәтмансур Мөратшин әтисе рөхсәте белән көрәш мәйданында беренче тапкыр бил алышты. Россиянең һәм Татарстанның мактаулы төзүчесе Фагыйль Шәфиуллин соклануын яшерә алмады, үз призын шушы балага тапшырды.
Ә җиңүчеләребезгә килсәк, менә алар: Айзат Гәрәев /Балтач-40 кг/, Зөфәр Шәйхетдинов /Куныр-45 кг/, Рүзәл Фәхретдинов /Бөрбаш-50 кг/, Рәдиф Гарипов /Балтач-55 кг/, Ильнар Саттаров /60 кг/, Илназ Минмуллин /65 кг/, Максим Максимов /Чепья-70 кг/, Илнар Муллахмәтов /75 кг/, Диншат Гарифуллин /Куныр-80 кг/, Рөстәм Рамазанов /Янгул-85 кг/, Рәдис Сәмигуллин /Нөнәгәр - авыр үлчәүдә/.
Ярышларның Кубогы исә Яңгулга китте. Икенче урынга Куныр, өченчегә Чепья мәктәбе көрәшчеләре лаек булды. Булдыра кунырлылар. Соңгы вакытта заманында үзе бил алышып төрле җиңүләр яулагант Ленар Саттаровның тырыш хезмәте, ниһаять үз "җимешләрен" бирә башлады.
14 март көнне Бөрбаш авылы үз батыры Фидәил Шакиров истәлегенә узучы ярышларга 1999 елда һәм аннан соңгы елларда туган балаларны көтеп кала. Көрәш бик көчле булачак. Саба, Кукмара егетләре дә чакырулы ярышларга. Рәхим итегез, нурлы Бөрбашка!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250