Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Үз күзләрем белән күрдем

Казанда Унверсиада ярышлары гөрли. Ә бит әле кайчан гына тиздән Универсиада башланачак, дип зур хәзерлекләр барды. Күрәсең, көтеп алган санаулы вакытлар сиздермичә үтеп бара. Ярышларны яратып, кызыксынып күзәткән тамашачылар Универсиададагы якты хатирәләрне тиз генә онытмаслар әле.

28нче июнь көнне Балтачыбызда да Универсиада факелы балкыды. Миңа да бу чарада катнашу насыйп булды. Бу минем өчен янәдән күңелемә көч өстәде, киләчәккә тагын да өметләр уятты. Шушы онытылмаслык шатлыклы көннең матур истәлекләренә уралып йөргәндә, 6нчы июльдә узган Универсиаданың ачылганын карарга алып баруларын социаль яклау бүлегеннән хәбәр иткәч бик сөендем. Спортның һәр ярышын, бәйрәмен үз итәм мин.

Бу ачылу тантанасын бик тә барып карыйсы килгән иде. Әйтерсең лә уй-хыялларыбызны Ходайның рәхмәте хөрмәтле Президентыбыз ишеткән. Район-шәһәрләрдә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән, коляскада хәрәкәтләнүчеләргә чакыру кәгазе җибәрткән. Гаҗәеп зур тырышлык белән төзелгән «Арена» бинасына килеп керүгә үк сокланып карап йөрдем. Аның зурлыгына, 45 мең кеше сыярлык урыннары, сәхнә бизәлешләренең матурлыгы күңелне әсир итте. Бәйрәмнең ачылу тантанасы безне гаҗәпкә калдырды. Сәхнә кырыендагы бассейннан сибелгән фонтаннар үзе бер матурлык өстәде. Хәер, бу күренешне кайберәүләр телевизордан да күзәткәннәрдер. Чынбарлыкта якыннан каравы икенче төрле матур иде.

Чарада бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырен ишетү ямь өстенә ямь бирде. Татар моңы, аны чагылдырган күренешләр чит илдән карарга дип килгән кунакларга да ошагандыр дип уйлыйм. Аннан соң тамашачылар спортчыларны көчле алкышлар белән каршы алды. Спортчыларның сәламе һәркемнең күңеленә хуш килде, елмаюлы шат авазлардан бина балкып торды.


Биш сәгать буе гөрләп торган бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле факел уты кабызу булды. Күп мәртәбә дөнья буйлап танылган дүрт спортчы факел уты тотып чыктылар. Алар арасында мөмкинлеге чикләнгән коляскада хәрәкәтләнүче бер егет тә бар иде. Салютлар белән балкып «Арена»ның биеклектә урнашкан зур факел дөрләп кабынгач, күзләр яшьләнде. Күпме спортчыга уңышлар теләп дөрләгән ялкын Казаныбызны нурга төрде сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250