Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Әзерлексез мәйданга чыгып булмый”

Хәзер көндәшләр бик көчле. Җиңү өчен тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында мәйдан тотарга әзер булган көрәшчеләр кирәк.

“Җәйне – Сабантуйларсыз, Сабантуйларны көрәштән башка күз алдына китереп булмый.

Чикләүләр кертелгәннән бирле социаль челтәрләрдә быел Сабантуйлар буламы-юкмы дигән бәхәсләр тикмәгә генә бармый, ярата бездә халык бу бәйрәмне. Һәм шулай ук көрәшне дә.

Юк-юкта дистә еллар республика милли көрәшен үз кулында тоткан, мәйданнарда баш бирмәгән батырлар төбәгендә яшибез ләбаса. Рекордлы җиңүләр яулаган команда да, легендага тиң көрәшчеләр үстергән тренерлар да, Балтачыбызны республика, ил күләмендә таныткан пәһлеваннарыбыз, җиңелү белмәс көрәшчеләребез дә бик күп. Кызганычка, бер чорда көрәшчеләребез бу данны югалта язды, ирешелгәннәрдән күпкә чигендек (әллә башкалар артык тырышты, әллә гаеп үзебездә булды)... Дөрес, соңгы елларда бу югалган данны кире кайтару юнәлешендә шактый эшләр башкарыла. Районыбызның танылган көрәшчеләренең берсе, командабызның баш тренеры Ринат Хәйретдинов белән әңгәмәбез шулар хакында.

– Ринат, сүзне Сабантуйдан башлыйк әле. Көрәшчеләребез аны быел да көтәме, әзерләнә алдылармы?
– Көтәбез инде. Көрәшчеләрнең канында бит бу бәйрәм, бу ярышлар. Әзерләнүчеләр дә булды. Ни генә дисәң дә, көрәш аренасына, Сабантуй мәйданына әзерлексез чыгып булмый.

– Көрәш буенча гомумкоманда чигенешен ни белән аңлатыр идегез?
– Бездә бер чорда ничектер алмаш әзерләү дигән әйбер арткы планга күчте. Көрәштә бит буыннар алмашы гел булып тора. Яхшы көрәшчеләр ел саен тумый һәм бер-ике елда гына әзерләнми дә. Шөкер, соңгы елларда нәкъ менә шушы юнәлешкә нык басым ясала башлады. Нәтиҗәләре дә юк түгел. 1997-1999 елгы бик көчле, өметле көрәшчеләребез бар иде, яшүсмерләр арасындагы бәйгеләрдә җиңүләре белән иң элек алар сөендерде. Инде бу егетләребез акрынлап зур көрәшкә кереп килә, призлы урыннар да ала башладылар. Мин үзем дә көрәшәм, инде минем укучыларым да безнең белән бергә көрәшә. Шуларның берсе Чепьядан Илназ Минмуллин спорт мастеры нормасын  үтәде. Ранил Габдрахмановның укучылары Илдан Әхмәтханов, Илнар Мулләхмәтов, Айрат Хәйруллин, Дамир абый Гобәйдуллинның укучылары Салават Әсхадуллин һәм Булат Һадиевлар да матур нәтиҗәләргә иреште. Сүз уңаеннан, дүрт-биш буын көрәшчеләр тәрбияләгән Дамир абый кайда, кем белән генә шөгыльләнсә дә, югары нәтиҗәләргә ирешә. Соңгы елларда Пыжмара мәктәбендә шөгыльләнә башлады, инде Сәрдек егете Рузәл Гайфетдинов 2006-2007 елгы егетләр арасындагы республика ярышында призлы урын алды. Соңгы елларда Смәелдә көрәш үсеш кичерә, Бөрбаш үзенең элекке данын кире кайтару юлында. Өметле көрәшчеләр дә күп, тренерлар да бик тырыша. Смәелдә Альберт абый Миңнеханов, Бөрбашта Илшат Корбановлар балалар белән бик яратып шөгыльләнә.

– Димәк, 1997 елгы көрәшчеләребезгә дә алмаш үсә?
–Әйе, хәзер инде бу эзлеклелекне берничек тә өзәргә, туктатырга ярамый. Шөкер, бу елгы яшүсмерләр арасында да матур нәтиҗәләргә ирешкән көрәшчеләребез бар. Чепьяда шөгыльләнүче укучым Булат Яруллин, мәсәлән, Татарстан, Рәсәй чемпионатында беренче урын, гимназиядән Ранис Зарипов һәм Чепьядан Артур Муллагалиевлар республикада икенче урынны алды. 2002-2003 елгы яшүсмерләребез дә матур көрәш үрнәкләре күрсәтә. Республика бәйгесендә, Әлмәт командасыннан ярты гына очкога калышып, дүртенче булдык. Танылган көрәшче Айдар Гәрәевның улы Айзат исә Татарстанда да, Рәсәйдә дә үз авырлыгында беренче урынны алып, спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде. Нормадан Адель Фазылҗанов, Ранил Бариевларның да исәпләрендә республика бәйгесендә җиңүләр бар.

– Зурлар көрәшенә әйләнеп кайтыйк әле. Аерым ярышларда җиңүләр тансык булса да, ТР Милли көрәш федерациясе үткәргән еллык ярышта командабыз соңгы елларда кабат призлы урыннар ала башлады.
– Әйе, бу барыбыз өчен дә бик сөенечле хәл. Беренче була алмасак та, үткән ел да өченче урын безнеке булды. Болар барысы да район җитәкчеләренең көрәшкә игътибары арту нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Ярышлардан кайткан саен команданы җыеп сөйләшәләр, фикер-тәкъдимнәр сорыйлар, премияләр дә белән кызыксындыралар. Тик хәзер инде элекке чор гына түгел, милли көрәш башка район-шәһәрләрдә дә бик үсте, аерым турлар үткәреп, максатчан әзерләнәләр. Дөрес, бездә дә бөтен шартлар да, мөмкинлекләр дә бар. Бу еш кына тренерлардан да тормый. Бердән, андый сәләтле көрәшчеләр көн дә тумый. Әнә шул булган сәләтне үстерүдә тренер да, спортчы үзе дә нык тырышырга тиеш. Иң мөһиме: кешенең үзендә омтылыш булырга тиеш. Мәктәп елларында ирешкәннәрне югалтмыйча, Казанга киткәч, студент булгач та шөгыльләнүләрне өзмәскә, шул югарылыкта дәвам итәргә кирәк. Командага менә шундый тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында мәйдан тотарга әзер булган көрәшчеләр тупланганда гына җиңүләр турында хыялланып була. Әйтәм бит, хәзер көндәшләр бик көчле.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Без район командасыннан фәкать җиңүләр генә көтеп калабыз. Уңышлар сезгә!

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш Ринат Хәйретдинов