Хезмәт

Балтач районы

Спорт

Зур җиңү

Башкалабызда иң көчле беләклеләрнең Татарстан беренчелеге булып узды. 1994-1995 һәм 1996-1997нче елларда туган балалар арасында узган кул көрәше безнең район командасы өчен (тренеры Фагыйл Гайнетдинов) зур җиңүләр китерде.

1996-1997нче елгы балалар командасы беренче булса, 1994-1995нче елгылар икенче булды. Шулай итеп, районыбызга янә бер кубок кайтты. Шәхси беренчелектә җиңүчеләре-без түбәндәге: 1996-1997нче елгылар арасында Кунырдан Әдилә Хафизова (40 кг.), Балтачтан Айсылу Ф'әйзрахманова (70 кг.), Аланнан Ләйсән Нурисламова (югары үлчәүдә) Татарстан чемпионнары булып танылдылар. Пыжмарадан Алсу Гатиятуллина (55 кг.), Салавычтан Ринат Әхмәтҗанов (55 кг.) һәм Илгизәр Мөхәрләмов -икенче, Субаштан Алинә Хәбибуллина (50 кг.), Аланнан Раил Шәймөхәммәтов (70 кг.) өченче булдылар. 1994-1995нче елгылар арасында исә чемпион исеменә Түнтәрдән Сәдия Умәрова (70 кг.) лаек булды. Яңгулдан Гүзәл Газыймҗанова (45 кг.), Субаштан Фәйрүзә Гафурҗанова (65 кг.), Түнтәрдән Миләүшә Шиһапова (авыр үлчәүдә) - икенче, Балтачтан Алсу Фәйзрахманова (50 кг.), Аланнан Фәнзилә Мөхәммәтҗа-нова (60 кг.) һәм Булат Юнысов (70 кг.), Субаштан Алсу Гыйльмуллина (65 кг.), Чепьядан Апина Аськеева (70 кг.) өченче призлы урыннарны бүлештеләр. Афәрин, егетләр, кызлар!

Текст после содержания указынный в настройках

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев