Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зур тарихлы бәйге

Ничектер бу язмамны язарга утыргач, шәхси архивка күз төшерәсе килеп китте. Чөнки Тимирязев исемендәге колхоз призына беренче ярышны уздыру минем профсоюзларның ирекле спорт җәмгыятенең район Советын җитәкләүнең беренче елларына туры килсә, икенчедән, шушы ярыш мине тулысы белән көрәш дөньясына алып кереп китте. Ярышларның баш хөкемдары, колхоз рәисе Сәйдәш Мәгъсүмович Исрафилов...

1990нчы елның 10нчы мартында «Сельхозтехника»ның «Колос» спортзалында узган бу ярыш көрәшчеләрнең һәм бүләкләрнең күплеге белән күпләр күңеленә кереп калгандыр. Бу ярышларда чемпион калган РСФСРның спорт осталары Айдар Гәрәев, Тәбрис Мәннәпов, Рифкать Хөсәенов, Рафис Шәрифуллин, Дамир Сафиуллин (мәрхүм, урыны җәннәттә булсын), Илгизәр Габделганиев, Габделхәй Әхәтов, Байрон Рәхмәтуллиннар районы­бызның көрәш тарихына алтын хәрефләр белән язарлык шәхесләр. Бу ярышларда династияләре белән катнаш­каннар: Бөрбаштан бертуган Кәримуллиннар, Нормабаштан Гарифуллиннар, Рәхмәтуллиннар, Көшкәтбаштан Фәйзрахмановлар, Нормадан Мәгъсүмовлар, Яңгулдан Газыймовлар, Рәфыйковлар, Әхмәдиевлар. Баш батыр булып Рифкать Хөсәенов танылса, ветераннарыбыз арасында исә Яңгулдан Газизҗан Газыймов батыр булып калган.

Инде быелгы 21нче бәйгегә килсәк, ул күптән түгел башкалабызда узган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мини­стрлыгы призына узган ярышларда команда беренчелегендә бишенче урынны яулаган көрәшчеләребезне, күп еллар татарча көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Фәрит Илгиз улы Гыйрфановны тантаналы рәвештә бүләкләүдән башланып китте. Ярышларны ачарга килгән Тимирязев исемендә­ге җәмгыять җитәкчесе Ф.Гыйрфанов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Шакиров, район көрәш федераци­ясе рәисе Ф.Әхмәдиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Заһидуллин барлык көрәшчеләрне бәйрәм белән котлап, келәмнәрдә олы җиңүләр теләде. «Бу бәйгегә мин белмәгән күпме яшь көрәшче килгән. Көрәшчеләребез составы яшәрә бит», диде ярышны тамаша кылган район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шаки­ров. Чыннан да көрәшчеләребезнең 80 проценты яшьләрдән тора иде.

Спорт сөючеләрнең күпсанлы сорауларын искә алып, бу юлы барлык җиңүчеләребезнең исемнәрен тулысынча урнаштырырга булдык.

60 кг. кадәр үлчәү авырлыгында:

  1. Азат Вафин («Яңа тормыш»),
  2. Рафаэль Вафин (Тимирязев исем.),
  3. Әнис Нәкыйпов («Сорнай»).

65 кг. кадәр үлчәү авырлыгында:

  1. Илдар Зарипов (Тимирязев исем.),
  2. Иңгел Гарипов («Сорнай»),
  3. Раушан Сабиров («Яңа тормыш»).

70 кг. кадәр үлчәү авырлыгында:

  1. Айдар Галиев (Тимирязев исем.),
  2. Илһам Сафин (Тимирязев исем.),
  3. Марсель Галләмов («Арбор»).

80 кг. кадәр үлчәү авырлыгында:

  1. СалаватӘсхадуллин («Арбор»),
  2. Рушан Зарипов («Сорнай»),
  3. Фәннүр Латыйпов («Татарстан»).

90 кг. кадәр үлчәү авырлыгында:

  1. Ранил Сафиуллин («Яңа тормыш»),
  2. Руслан Рәфыйков («Яңа тормыш),
  3. Рөстәм Зарипов («Сорнай»).

100 кг. кадәр үлчәү авырлыгында:

  1. Динар Фатыйхов («Яңа тормыш»),
  2. Айдар Апанов («Сорнай»),
  3. Василий Кумаев («Труд»).

Авыр үлчәүдә исә ике генә көрәшче бил алышты. Яңгулдан Илһам Рәфыйков Норма егете Наил Галимҗановны келәмгә салып, җиңүче булып танылды.

Бәйгенең төп җиңүчеләре булып атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов җитәкләгән «Яңа тормыш» җәмгыяте көрәшчеләре танылды. Икенче урында - «Сорнай», өченче урында - келәм хуҗалары. Ә без үз чиратыбызда шушы ярышларны оештырган Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчелегенә, барлык хөкемдар­ларга олы рәхмәтебезне җиткереп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев