Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Редакция

Зәкиев Вакыйф Мансур улы филиал директоры - баш мөхәррир тел.: 8(84368) 2-47-16 факс: 8(84368) 2-62-46 BaltasiRed2005@yandex.ru Шакирова Зөлфия Гарифҗан кызы җаваплы сәркатип - баш мөхәррир урынбасары тел.: 8 (84368) 2-62-53 факс: 8(84368) 2-62-46 BaltasiRed2005@yandex.ru Плотникова Ольга Юрьевна дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары тел.: 8 (84368) 2-43-82 факс: 8(84368) 2-62-46 BaltasiRed2005@yandex.ru...


Зәкиев Вакыйф Мансур улы
филиал директоры - баш мөхәррир
тел.: 8(84368) 2-47-16
факс: 8(84368) 2-62-46
BaltasiRed2005@yandex.ru

Шакирова Зөлфия Гарифҗан кызы
җаваплы сәркатип - баш мөхәррир урынбасары
тел.: 8 (84368) 2-62-53
факс: 8(84368) 2-62-46

Плотникова Ольга Юрьевна
дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары
тел.: 8 (84368) 2-43-82
факс: 8(84368) 2-62-46
BaltasiRed2005@yandex.ru

Дәминова Рузилә Һадиулла кызы
баш хисапчы
тел., факс: 8(84368) 2-62-46

Хәсәнова Зәлия Мансур кызы
бүлек мөхәррире
тел.: 8 (84368) 2-62-53, 89274240657
факс: 8(84368) 2-62-46

Газизуллина Гөлзидә Илдар кызы
гомуми бүлек мөхәррире
тел.: 8 (84368) 2-62-53, 89274240657
факс: 8(84368) 2-62-46


Шакиров Фирдүс Фарук улы
web-мөхәррир
факс: 8(84368) 2-62-46

Әхмәтшина Лилиана Рашид кызы
реклама бүлеге мөхәррире
тел.:8 (84368) 2-62-46
факс: 8 (84368) 2-62-46
Дәминова Резеда Рафис кызы
реклама буенча белгеч
тел.: 8 (84368) 2-62-46
факс: 8(84368) 2-62-46

Габдрахманова Тәнзилә Нургали кызы
кадрлар буенча әйдәп баручы белгеч
факс: 8(84368) 2-62-46

Нурмөхәммәтов Илшат Муллахмәт улы
компьютер версткасы операторы
факс: 8(84368) 2-62-46


Салтыкова Екатерина Владимировна
тәрҗемәче
тел.: 8 (84368) 2-43-82
факс: 8(84368) 2-62-46
Матвеева Ольга Михайловна
тәрҗемәче
тел.: 8 (84368) 2-43-82
факс: 8(84368) 2-62-46

Сәйфетдинов Булат Хөрмәтулла улы
машина йөртүче
"Хезмәт" газетасының тәүге саны 1932 елда "МТС" дигән баш астында Балтач районы редакциясендә гамәлгә куелып, Арча районы типографиясендә нәшер ителә.
Аның төпләнмәләре район "Хезмәт" газетасы редакциясендә һәм 1953 елдан башлап район үзәк китапханәсендә саклана. Шулай ук: Татарстан Республикасының Китап палатасында да газетаның төпләнмәләре 1935 елдан башлап урын алган.
Шулай итеп, 1932 елның 17 мартында 5нче номер белән халыкка таратылган "МТС" газетасы төп тарихи чыганак булып тора.
"Хезмәт" газетасы 75 ел нәшер ителү дәверендә баш исемен өч мәртәбә алыштыра. Башта ул МТС дип аталса, аннан "Югары уңышка" дип йөртелә башлый. 1958 елның июль аеннан, Балтач районы белән Чепья районы кушылгач, "Югары уңышка" белән беррәттән удмуртчага тәрҗемә ителеп, "Азьлане"("Алга") газетасы да чыга башлый. 1962 елда, Арча районы белән Балтач районы кушылганлыктан, газета "Коммунизмга" исеме белән йөртелә. 1965 елда газета кабаттан Балтач районында "Хезмәт" исеме астында чәршәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә КПССның Балтач райкомы һәм район Советы башкарма комитеты органы булып басыла.
Шул еллардан бирле газета урнашкан бинасын үзгәртми, хәзерге вакыткача район үзәге булган Балтач бистәсенең Ленин урамындагы 91 нче йортында нәшер ителә.
"МТС", "Югары уңышка", "Коммунизмга" газеталары белән төрле елларда редакторлар Г.Рәхмәтуллина, Җ. Ибраһимов, Р.Хөрмәтуллин, Х.Хәяров, С.Насыйбуллин, К.Ибраһимов, Р.Хөрмәтуллин җитәкчелек итә.
Ә "Хезмәт" газетасының редакторлары булып 1965-1970 елларда - Мәгъсүм Хуҗин, 1970-1972 елларда - Дифгать Сираев, 1972-1987 елларда - Әхәт Фазылҗанов, 1987-1995елларда - Хәмит Фазылҗанов, 1995-2013 нче елларда - Нурулла Галиев, ә 2013 нче елдан башлап бүгенгәчә кадәр Вакыйф Зәкиев эшли.
Җәмгыятьнең рухи азыгына әверелгән район газетасы газаплы, авыр Бөек Ватан сугышы елларында да чыгудан туктамый. Хезмәт ияләрен фронтка ярдәм итәргә чакырып, өндәп язылган мөрәҗәгатьләр сан саен басыла. Фронтовик язмаларына урын киң бирелә. Авыл хуҗалыгы продуктлары җылы киемнәр белән үзеннән зур өлеш керткән, танк колонналарының санын арттыруда булашкан район халкы турында газета даими яктырта. Ул чорда газетаны ике генә кеше - редактор Сөнгать Гыйбадуллин белән җаваплы сәркатип Рәкыя Шакирова чыгара. Аларга ярдәмгә штаттан тыш хәбәрчеләр килә.
Сугыш елларына кадәр район газетасының тиражы 3500-3800 данә тирәсе тәшкил итә, ә "Хезмәт" булып чыга башлагач татар телендә 4300гә удмурт телендә 850гә җитә.
Хәзерге вакытта "Хезмәт" газетасы иҗтимагый-сәяси матбугат буларак, Татарстан Республикасының "Татмедиа" агентлыгы оештыруында, АЗ форматында чәршәмбе, җомга көннәрендә татарча һәм удмуртча чыга, интернет аша тапшырылып, "Идел-Пресс" ачык акционерлык җәмгыятендә басыла. Барлыгы 5000гә якын тиражга ия. Милли тираж хезмәтенә кертелгән.
«Көн яңалыклары», «Мәгариф», «Спорт», «Төрлесе», «Кеше һәм закон», «Котлыйбыз», «Мәдәният», «Мәрхәмәтлелек», «Дин һәм тормыш», «Сәламәтлек», «Җәмгыять», «Авыл хуҗалыгы», «ЮХИДИ хәбәр итә» сәхифәләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Газета укучылар үзләре дә газета белән тыгыз элемтәдә тора, үзләрен борчыган сораулар, тәкъдимнәр шалтыратып әйтә, уй-фикерләре белән уртаклаша. Актуаль темаларга, уйландырылык, мәгънәви, фәлсәфи хатларда еш килә. Гомумән, газетаның никадәр абунәчесе булса, шуның кадәр хәбәрчесе дә бар.
Редакциядә авыл хуҗалыгы, тәрҗемә, социаль мәсьәләләр, хатлар, реклама, бүлекләре эшли. Газетаның иҗат төркеме барлык өлкәләр буенча да махсуслашырга тырыша. Җирле матбугат битендә авыл хуҗалыгына кагылышлы язмалар, социаль-икътисадый, сәяси, мәгариф, экология, криминал, сәламәтлек, мәдәният-сәнгать темалары төрле жанрларда бәян ителә. Реклама бүлегенә көн дә агылган белдерү-игъланнар гына да газетаның район күләмендә ни дәрәҗәдә актуаль булуын, күпләп укылуын күрсәтә.
Газета үзенең иҗат дөньясы белән генә чикләнеп калмый, район, республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда да катнаша. 1989, 2006-2011 елда аңа экология темаларын тирәнтен яктырткан, 1991 һәм 1993 елларда янгыннарга каршы көрәшне тиешенчә пропагандалауда актив катнашканы өчен әлеге проблемаларга турыдан-туры катнашы булган органнарның Рәхмәт хатларына һәм Дипломнарына лаек була.
2005 елда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат чаралары арасында үткәргән конкурсында катнашып, "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә җиңеп чыга.
2006 елда шушы ук конкурста янә катнашып, икенче урынга лаек була. Шулай ук 2006 елда Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы уздырган бәйгенең "Ышаныч һәм иминлек" номинацииясендә катнашып, шулай ук "Иң яхшы район газетасы" дигән исемне яулый алды.
Тагын бер әһәмиятле вакыйгага тукталмыйча мөмкин түгел. Менә инде берничә дистә еллар «Хезмәт» газетасы призына районда традицион хоккей ярышлары үткәрелә.
Утыз дүрт меңнән артык халкы булган Балтач районында "Хезмәт" газетасы элек электән үк актуаль басма булып сакланып килгән һәм бүген дә ул үзенең тарихи үткәненә тап төшермәслек итеп яшәргә омтыла.
«Хезмәт» газетасын чыгаруда бүгенге көндә барлыгы 14 хезмәткәр үз көчен куя.
2015нче елда төшерелгән фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев