Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Эштән соң да ярамый!

Юлларда исерекләр катнашында һәм алар сәбәпче булган фаҗигаләрнең еш булып тора

Газета, телевидение, социаль челтәрләрдә аракы эчкән килеш транспорт белән идарә итүче кеше — җинаятьче, дип даими искә төшереп торалар. Юлларда исерекләр катнашында һәм алар сәбәпче булган фаҗигаләрнең еш булуы да бу кисәтүгә игътибарны арттырырга тиеш кебек. Бу очракта исерткеч эчемлек иртә-кич кулланыламы, эш вакытындамы, эштән соңмы — мөһим түгел, иң мөһиме — транспорт белән идарә итмәү. Әмма районыбызның абруйлы төзелеш оешмаларының берсендә эшләүче Михаил (исем үзгәртелеп бирелә — ред.) бу кисәтүләргә колак салмаган булып чыга.
Агымдагы елның 6 сентябрь көнендә, кичке алты тулганда, эшеннән бушагач, ул 300 грамм ак аракы куллана, үзенең «Лада-Гранта» машинасына утырып, Урта Көшкәт авылына, өенә кузгала. Әллә арылган, әллә эчкән аракы тәэсире көчле булган, исерек шофер Норма авылы янында юлдан төшеп китә. Бу хәбәрне алган ЮХИДИ хезмәткәрләре тиз арада бу урынга килеп җитәләр. Шофер егетнең документларын тикшерәләр, махсус приборга өрергә кушалар. Нәтиҗәдә, прибор шоферның канында нормадан 3 тапкыр артык алкоголь барлыгын ачык-лый. Михаил үзенең аракы эчкәнен таный, хастаханәгә барудан баш тарта һәм төзелгән беркетмәләргә кул куя.
Әле күптән түгел бу эшне караган Балтач җәмәгатьчелек суды Михаилның эшләгән эшенә чын күңелдән үкенүен, гаиләдә, эштә үзен тәртипле тотуын искә алып, аны 1 ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте һәм 30 мең сум штраф түләргә карар чыгарды.

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан