Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

11 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйләрендә дәвалана

Узган тәүлектә Балтачта 3 кешедә коронавирус тапканнар.

Татарстанда 47 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, 1се генә читтән кертелгән, калган 46сы элемтә юлы белән таралган. 11 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә рәсми чыганак.

Яшь төркемнәре буенча карасак, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 23, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 11, 50дән 60 кадәр - 10, 70тән 80гә кадәр - 2, 18дән 30 га кадәр бер кешенең ковид-19 йоктыруы билгеле.

Казанда – 21, Нурлатта һәм Саба районында бишәр, Балтачыбызда өчәү, Чистай, Лаеш, Чүпрәле, Спас районнарында икешәр, Баулы, Бөгелмә, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарында берәр кеше әлеге чирдән интегә.

4 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 8596 COVID-19 очрагы теркәлгән, 7644 кеше, шул исәптән 38е – узган тәүлектә терелгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, маскаларыгызны кия күрегез, сәламәт булыйк!

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус пандемия ковид-19