Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

11 мең татарстанлы коронавирустан бушлай дарулар алды

Препаратларны ОРВИ билгеләре булган авыруларга, хәтта covid-19га расланган ПЦР-тестыннан башка да өйләренә илтеп тапшыралар.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән түләүсез даруларны 11 меңгә якын кеше алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

"Бүгенге көндә 11 меңгә якын татарстанлы өйләренә дарулар алды", — дип билгеләп үтте спикер.

Фәридә Яркәева түләүсез препаратларны covid-19га расланган ПЦР-тесты булган татарстанлыларга гына түгел, ә ОРВИ яки вируслы пневмония билгеләре булган кешеләргә дә китерәләр, дип искәртте.

«Бу сан, һичшиксез, ковид йоктыручылар саны белән генә бәйле түгел. Чөнки бу бөтенләй башка критерийлар һәм алымнар», - дип билгеләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Коронавирусны һәм пневмонияне дәвалау өчен бушлай даруларны ничек алырга, Балтачта бушлай дару өләшү нинди тәртиптә бара? язмасында укыгыз.

 

Тулырак: ТИ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дарулар коронавирус