Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

12 май – Халыкара шәфкать туташлары көне

Бәйрәм уңаеннан шәфкать туташларыбызга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телибез.

12 май илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында солдатларга ярдәм итә.

Сүз дә юк, шәфкать туташларының эше күпкырлы. Алар медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, авыруга дәвалану барышында үзләренең мөгамәләсе белән савыгырга да булышалар. Шуңа да шәфкать туташларына карата әсәрләр, җырлар иҗат ителүе дә гаҗәп түгел.

Россиядә беренче тапкыр шәфкать туташларының эше Петр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен башкаралар. Әмма бөек полководчы вафат булганнан соң, шәфкать туташларының эше туктала. Бары XIX гасырда гына аңа янә ихтыяҗ туа башлый. Бүген исә медицина учреждениеләрендә әлеге кешеләрдән башка эшчәнлекне күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Шәфкать туташларының эше эмоциональ һәм авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәтләрнең берсе. Әлбәттә, бу һөнәргә үзеңне бәйләү зур җаваплылык сорый, вакыт белән санашмауны, сабырлыкны таләп итә. Чөнки хастаханәләрдә барлык эшләрнең 80 проценты диярлек нәкъ менә алар җилкәсенә туры килә. Әмма әлеге авырлыклардан курыкмаган шәфкать ияләре арабызда бик күп. Авыруларга карата үзләренең җылы мөгамәләләрен, игътибарын кызганмый көн-төн хезмәт куйган һәм шул рәвешле ихтирам яулаган хезмәткәрләр дә шактый. Аларның һәркайсының эше җир йөзендә иң кадерле төшенчә - кеше гомере белән бәйле. Шуңа да һәммәсе шәфкать туташы исемен лаеклы күтәрүгә үз өлешен кертә.

Бәйрәм уңаеннан шәфкать туташларыбызга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара шәфкать туташлары көне