Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

124нче ватандашыбыз коронавирустан вафат булган

1961 елда туган ир-атның Covid-19 инфекциясеннән үлүе патологоанатомик экспертиза белән расланган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлде. Шулай итеп республикада яңа инфекция корбаннары саны 124 кеше булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

1961 елда туган ир-атны пневмония һәм Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салганнар. Аның йөрәк-кан тамырлары авырулары да булган.

«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә.

Алдагы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы теркәлгән иде, бүгенгә күпме булыр...  Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән коронавирус ковид-19